Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бәхет" халыкның яраткан кибете

Рәсимә Сәгыйтова:"Төп максатым үзебездә җитештерелгән продукциянең сыйфатын югалтмау"

Бүгенге көндә райондашларыбыз бер кибеттән бөтен төр әйберне дә алып була торганын эзли, ә «Бәхет» кибете халыкның шушы таләпләренә туры китереп эшли. Биредә читтән килгән товарлардан тыш үзләре җитештергән продукция дә күптөрле. Ипидән алып пилмәнгә кадәр үзләре җитештерәләр, хәтта бәлешкә дә заказ алалар. Болары әзрәк алга китү булды, ә хәзер тәртип буенча.
Рәсимә Сәгыйтова исеме райондашларга күптән таныш. Иң беренче кибете 2001 елда Көшкәтбаш авылында ачыла. Аннан соң эшләр хутка китеп, кибетләр саны арта, алардан тыш пекарня ачыла, пилмән, котлет ясау юнәлешендә дә эш башланып китә, кафе эшләтеп җибәрә. "Конкуренция һәрчак көчле булды, тик һәрбер эшмәкәрнең үз изюминкасы булырга тиеш, шулай эшләгәндә генә үз сатып алучың булачак. Минем төп максатым үзебездә җитештерелгән продукциянең сыйфатын югалтмау, югары тоту", ди Рәсимә Кадимовна.
Коронавирус белән бәйле вәзгыять килеп тугач та, үзизоляция режимы кертелгәч тә эшмәкәр аптырап калмый, иң беренче чиратта ул халыкны кайгыртып, бәяләрне арттырмый, ә икенче иң отышлы алымы итеп, кешеләрнең өйләренә продукция илтеп бирүне оештыра ала. Мондый тырышлыклар белән эшләү, әлбәттә, эзсез югалмый, райондашларыбыз "Бәхет"не яратып йөри. Яратмаслык та түгел шул, үзләренеке булгач биредә һәрчак яңа пешкән ипи, батон, төрледән-төрле булочка, пироглар ассортименты киң була. Эштән кайткач тиз генә пешереп алырга дип әйбер эзләсәң пилмән, котлетлары бар. Аларны җитештерер өчен итне дә хуҗалыктан гына алалар. Бу да халыкны кайгыртып эшләнә, ит продукциясе сыйфатлы һәм хәләл.
Бистәнең үзәгендә булган чакта тамак ялгап алырга кафелары эшли. Ул Универмагның беренче катында урнашкан. Кафеда салатлар да, җылы ризык та, камыр ризыклары да күптөрле, нәрсә телисең шуны сатып алырга мөмкин, хәтта үзең белән алып китеп тә була.
Казанда яшәүчеләр дә шәхси эшмәкәр Рәсимә Сәгыйтова җитештергән продукцияне ала ала. Калада үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә "Бәхет"леләр һәрчак катнашып киләләр.
Дәрвишләр бистәсе, Ямашев һәм Мәскәү базарында үз товарларын халыкка тәкъдим итеп, алар инде Казанда да үз сатып алучыларын тапканнар. Шулай ук заказ биргән очракта өйләренә кадәр китереп бирү мөмкинлеге дә каралган. Райондашлар да "Бәхет" кибетләре продукциясен заказ биреп ала алалар. Моның өчен 89393499700 номеры аша шалтыратырга яки кибетләрнең үзләренә килергә генә кирәк. Сату нокталары Норма, Балтач, Карадуган, Чепьяда, шулай ук Арчада да бар.
Ә инде әле Яңа елга бүләк алырга өлгермәгәнсез икән, килегез, алыгыз. Биредә әзер бүләкләр дә күп, сезнең теләк буенча да туплап бирәчәкләр.
"Бәхет"леләр Яңа елда һәркем дә бәхетле, сәламәт булсын дигән изге теләкләрен ирештереп, сезне үзләренә көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев