Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетле булыйм дисәң...

Яңа ел алдыннан булган бер вакыйга хәтердә уелып калды, уйланырга мәҗбүр итте.

Азык-төлек кибетендә акча тү­ләгәндә, сатучы безнең кибетнең картасы бармы дип сорагач, кәши­лүгемне актарып, кайчандыр бирел­гән картаны табып алдым. Ул исә: “Картагызның срогы чыккан бит, әйдәгез, яңага алыштырам”, — дип, кулыма яңасын тоттырды. Рәхмәт әйтергә өлгерми дә калдым, минем артта басып торучы хатын чәрел­дәп кычкырып җибәрмәсенме: “Ке­шесенә карап бирәсез икән картагызны! Беркөн мин иске карта белән кергәч, бер дә алыштырмаган идегез!”

Сатучының: “Ул чакта яңа карталар кайтмаган иде. Менә хәзер Сезгә дә алыштырып бирә алабыз”, — дигән сүзләре дә тынычландыра алмады аны, ул берсеннән-берсе усалрак сүзләр яудыра бирде. Мин исә тизрәк кибеттән чыгып киттем.

Кешеләргә начар сүзләр әйтеп, аларны тиктомалдан рәнҗетүче үзе дә бәхетлеләрдән түгелдер. Һәрхәлдә, психологлар шулай ди. Чынлап та, низаг, кычкырышу адәм баласының җан тынычлыгын боза, ә аңардан башка бәхет тойгысы кичерү мөмкин түгел.

“Кызыл таң”ның бүгенге консультациясен һәркайсыбыз өчен дә мөһим булган “Ничек үзеңне бәхетлерәк итәргә?” дигән темага багышлыйбыз.

Тискәре уйлардан арын

Үзеңне бәхетле итеп тою өчен иң беренче чиратта сәламәт булу зарур. Ә менә сәламәтлегебез турыдан-туры хис-тойгыларга бәйле икән! Күпчелек авырулар теге яки бу тискәре кичерешләр аркасында килеп чыга дигән фикердә психологлар һәм табиблар. Хәтта билгеле әйтемне бераз үзгәртеп: “Нинди чирдән җәфалануыңны әйт, мин синең кем икәнлегеңне әйтәм”, — диләр.

Генетик сәбәпләр белән беррәттән, стресс, җан яралары, эчке конфликт кешенең сәламәтлеген какшата. Заман афәтләре, эчкечелек белән наркомания дә тискәре хис-тойгылар кичерүчеләр өчен куркыныч. Әлеге яман гадәтләргә курку, нәрсәнедер хәл итә алмау, бар дөньясыннан качарга тырышу, кешенең үз шәхесен кабул итә алмавы китерә.

Хәзер күп балаларга “аллергия” дигән диагноз куела, аны дәвалау бик авыр, күп очракта китереп чыгарган сәбәпләрен дә ачыклый алмыйлар. Ә менә бу чирнең сәбәбе күп очракта гаиләдә әти белән әнинең үзара тыныша алмавыннан, тормышка төрле карашта булуларыннан, баланың һәрдаим әлеге стресс эчендә яшәвендә яшеренгән, имеш.

Артык авырлыктан интегүчеләргә ябыгу өчен начар уйлардан, курку хисеннән арынырга кирәк, ди белгечләр. Җандагы бушлыкны тутыру өчен ризыкка ташланучылар да бар. Янәшәдәгеләргә, иртәгәсе көнгә ышаныч белән карый башлаганда, кирәкмәгән килограммнардан да тизрәк котылып була икән.

Бөерләрдә һәм башка органнарда ташлар барлыкка килүдә дә кеше, беренче чиратта, үзе гаепле диләр: алар, кагыйдә буларак, күңелендә озак вакыт авыр уй-кичерешләр йөртүчеләрдә күзәтелә.

Артрит “юк” сүзен әйтә белмәүче, үз өстенә бик күп йөкләмәләр алучыларда була. Алар үзләрен башкаларның корбаны дип хис итә, шул сәбәпле күңелләреннән рәнҗү тойгысы китми.

Гипертония, ягъни югары кан басымыннан җәфаланучылар да иңнәренә үзләре башкарып чыгарырлыктан артык эшләр алучан. Дөрес ял итә белмәү, янәшәдәгеләрнең ышанычын даими акларга омтылу, үз хис-тойгыларын, мәнфәгатьләрен икенче планга калдыру, һәрчак киеренкелектә эшләү һәм яшәү тора-бара кешенең сәламәтлегендә тайпылышлар китереп чыгара.

Гипотония, кан басымының түбән булуы исә күңел төшенкелегенә бирелүдән, үз көчеңә ышанмаудан килеп чыга, ди белгечләр. Әлеге авыруга балачакта әти-әнисе тарафыннан сөю тоймаучылар да дучар булырга мөмкин.

Нинди дә булса авырудан җәфаланучының, әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итүе, тиешле дәвалану үтүе мотлак. Тик шул ук вакытта психологлар киңәшенә колак салу да зыян итмәс: тормышка оптимистларча карау, җитешсезлек­ләреңне анализлау һәм алардан котылу юнәлешендә эшләү савыгуга зур этәргеч бирә!

Башыңны югары тот

Гарвард һәм Калифорния университетлары галимнәре әйтүенчә, бәхет бер кешедән икенчесенә “йогу” үзенчәлегенә ия. Галимнәр фикеренчә, әгәр адәм баласы яхшы күңелле, мөлаем йөзле кешеләр янында яшәсә яки эшләсә, ул үзен бәхетле итеп тоя. Махсус тикшеренүләр нәтиҗәсендә шул ачыкланган: дусты бәхетле булган кешенең үзенең бәхетле булу ихтималы 25 процентка арта!

“Тормышыннан канәгать кешеләр белән никадәр ешрак аралашабыз, үзебезнең дә кәефебез шулкадәр яхшыра, димәк, бәхетлерәк шәхескә әвереләбез”, — ди Мәскәү дәүләт университетының психология фәннәре докторы Ольга Карабанова.

Дөрес туклан

Ә менә физиологлар бәхет тойгысы организмдагы эндорфин, серотонин и дофамин гормоннарына бәйле ди. Аларның өчесенең берсе генә бераз җитешмәсә дә, кеше күңел төшенкелегенә бирелә.

Бәхетле булыр өчен дөрес туклану кирәк, ди белгечләр. Серотонин тавык йомыркасында, сырның майлы булмаган сортларында, кош итендә, авокадода бар.

Дофамин С витамины булган яшелчә һәм җимешләрдә җитәрлек. Бәхет тойгысын көчәйтүче ризыкларга шулай ук көнбагыш, чикләвекләр, банан һәм бәрәңге керә.

Мәрхәмәтле һәм...

Мәрхәмәт һәм янәшәдәгеләргә яхшылык кылу үзеңне бәхетлерәк итеп тою өчен менә дигән этәргеч. Башкаларга ярдәм кулы сузучы кешенең, гадәттә, ышанычлы дуслары да күп була. Ә ышанычлы дуслар – үзе бер бәхет инде!

Изгелекләр кылып яшәүче шәхес үзе янында яхшы мохит булдыра, шул сәбәпле дә рухы көчлерәккә әверелә.

Моннан тыш, башкаларга ярдәм иткәндә, кешенең организмында окситоцин эшләп чыгарыла, ул исә канәгатьлек тойгысы гына китереп калмый, ә йөрәк-кан тамырлары системасында төрле ялкынсыну процессларын юк итә, йөрәкне сәламәтләндерә.

...рәхмәтле бул

Рәхмәтле була белгән кеше – бәхетле, ди белгечләр. Якыннарыгызга, әти-әниегезгә рәхмәт белдерергә, кирәк чакта җылы сүз кызганмаска өйрәнегез. Язмышка да рәхмәтле булу зарур. Ниндидер авырлыклар, сынаулар булган икән, аларны җиңеп чыгу үзе үк сезне көчлерәк иткән бит.

Йортыңны матурла

Янәшәбездә күркәм әйберләр күбрәк булган саен, үзебезне яхшырак хис итәбез икән. Нәкъ менә шуның өчен йорт яки фатирыбыз матур булырга тиеш. Яшәгән урыныгызны һәрвакыт тәртиптә тотыгыз, даими рәвештә җыештырыгыз, артык һәм искергән әйберләрдән арыныгыз.

Үз-үзеңне ярат

Үзеңә нәрсә кирәклеген белмичә, бәхетле булу мөмкин түгел, ди психологлар. Якыннарыңны гына түгел, үз-үзеңне дә кайгырта белү кирәк. Балаларың яки тормыш иптәшең өчен барысын да эшләп, үзеңне гел мәхрүм итү һич тә дөрес түгел. Ара-тирә күзең төшкән киемне сатып алу, дусларың белән очрашу күңелне күтәрә, тормышка ямь өсти. Үз мәнфәгатьләрең хакында онытмау эгоистлыкка керми, чөнки бәхетсез кеше башкаларны да бәхетле итә алмый.

Башкалар уңышына сөенә бел

Үзеңне янәшәдәгеләр белән чагыштыру начар түгел. Без башкаларга карап, чәмләнебрәк эшлибез, дөнья көтәбез икән, бик яхшы! Тик менә янәшә­дәгеләрнең уңышына көнләшү начар. Бу тойгы адәм баласын эчтән кимерә, бәхеткә илтүче юлда зур киртәгә әверелә. Мондый очракта кеше үзеннән уңышлырак булган хезмәттәшләрен, мулрак тормышта яшәгән күршесен яратмый, шул ук вакытта үз-үзен дә күралмый башлый. Йөрәген кара көнләшү хисе биләгән адәмнең тормышының көе китә, ул, әлбәттә, үз-үзен бәхетсез итә.
Башкаларның уңышына сөенергә өйрәнегез. Ул моны эшли алган бит, мин дә булдыра алам, димәк, дип үз-үзегезне дәртләндерегез. Болай фикер йөрткәндә, дәрманыгыз артуын, эшегезнең ырамлырак баруын тоярсыз.

Табигатьтә ял ит

Сирәк кенә булса да табигать кочагына чыгарга тырышыгыз. Беркая ашыкмый гына үсемлекләр дөньясын күзәтегез, матур күренешләрдән ләззәт алыгыз, җаныгыз ял итсен.

Тәнеңне чыныктыр

Китап укып, мәгълүмат дөньясына чумып, без даими рәвештә акылыбызны үстерәбез, чыныктырабыз, ә менә тәнебез хакында онытып җибәрәбез. Организм сәламәт булганда гына без бәхетле, шуның өчен физик күнегүләрне тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелдерү мотлак.

Бүгенге белән яшә

Үткәннәр һәрчак сагыш белән өретелгән була. Әлбәттә, элекке хаталарыңнан дөрес сабак алу кирәк, тик даими рәвештә алар хакында уйланып, үз-үзеңне бетереп утыру юньлегә китерми. Бүгенге белән яшәгез, киләчәккә якты уй-ниятләр корыгыз.

Алдыңа зур максатлар куй

Мондый эксперимент үткәрегез: спорт залында нинди дә булса күнегүне 30 тапкыр эшләргә кирәк икән, үз-үзегезгә: “Аны мин 100 мәртәбә эшлим”, — диегез. Шул вакытта күнегүне 30 тапкыр башкаруның никадәр җиңел бирелүен сизәрсез.

Бу тәҗрибә тормышның башка өлкәләренә дә кагыла. 10 миллион сум эшлим дип максат куйган кешеләрнең 1 миллионны бик җиңел генә эшләве билгеле, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәхетле булу серләре