Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетлеме кеше дөньяда?

– Кешенең дөньяда бәхетле яки бәхетсез булып яшәве үзеннән тора, – диде кунагыбыз – авылдашыбыз, Кариле кызы Чулпан Габделганиева.

Көзге каникул көннәрендә безнең мәктәптә “Талантлар мәктәбе ” лагере оештырылды. – “Бәхетлеме кеше дөньяда?” дигән темага кичә булды.

Алып баручы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Габделфәрт кызы кичәне Нәби Дәүлинең “Бәхет турында” шигыре белән башлап җибәрде, кичәбезнең кунагына шигырьдә еш кабатланган сорауны бирде: Бәхетлеме кеше дөньяда?

– Кешенең дөньяда бәхетле яки бәхетсез булып яшәве үзеннән тора, – диде кунагыбыз – авылдашыбыз, Кариле кызы Чулпан Габделганиева. – Бәхетнең ни икәнен һәр кеше үзенчә аңлыйдыр, мөгаен. Бәхет ул  – алга куелган максатларга ирешү, зур канәгатьлек хисе кичерү, минемчә. Үз хезмәтең, тырышлыгың белән яуланган җиңү шатлыгын кичерү – иң бәхетле мизгел!
– “Җиңү шатлыгын кичерү” – дидегез, димәк, сезнең шундый мизгелләрегез бар! Әйдәгез әле, иң зур җиңүегез турында укучыларга да җиткерик.

Иң зур җиңүе, иң бәхетле мизгелләре әле август ахырында гына булган икән Чулпан апабызның.

Польшаның Млава шәһәрендә “ Кубок Чемпионат Мира по русским шашкам 64” дигән ярышларда катнашкан ул. 19 хатын - кыз арасында шашка уйнап, өченче урынны яулаган. Россия командасы икенче урынга чыккан, кубок, медаль һәм дипломнар белән бүләкләнгәннәр.

Волгоград шәһәрендә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында узган Россия Федерациясе шашка чемпионатында катнашып, 11 көн дәвамында барган кискен ярышларда үз осталыгын күрсәткән, I дәрәҗә Диплом һәм алтын медаль белән бүләкләнеп, Россия чемпионы булып кайткан ул.

Бу уңышларга ирешү өчен күпме көч һәм тырышлык кирәген дә тәфсилләп сөйләде Чулпан апа. Мәктәп елларында ук инде шашка уйнавын, тренеры белән хат алышуын, уен нечкәлеге белән танышуын, һәр “ход” – йөрешнең ничек мөһим булуын аңлатты. Үзе өйрәнеп кенә түгел, башкаларны да кызыксындыру өчен районда шашка ярышы оештыруы, кече яшьтәге балаларны шашка уйнау серенә өйрәтүе бездә – укучыларда соклану хисләре тудырды.

2006нчы елдан башлап, районда үзе кебек мөмкинлекләре чикләнгәннәрне бергә туплап, «Фикердәш» клубы оештырган.

Боларның бөтенесен дә коляскада гына хәрәкәт итүче Кариле кызы Чулпан апа Габделганиева башкара! Аның чиккән, бәйләгән әйберләрен күреп хәйран каласың. Әле ул республика күләмендә үткәрелгән «Олы йөрәкле кеше», «Татарстанның энҗе бөртеге», «Ел хатын-кызы» кебек мәртәбәле конкурсларда катнашып та танылу алган.

Ярышлардан туктап торган арада кулына янә каләмен алып, сүзләрдән шигъри тәлгәшләр тезә ул. Чулпан апаны иҗат өлкәсендә таныткан «җимешләре»: «Йолдыз бүләк итәр идем», «Бәхет үзе килде миңа», «Әниемә», «Мәхәббәтнең төсен эзлим» исемле шигырь китаплары.

Инвалидлар арасында үткәрелгән иҗат бәйгесендә ике тапкыр дипломант исемен яулаган, «Алтын каләм» фестивалендә дә катнашкан ул. Аның шигыренә авылдашы Фәрит Галиев көй язып, “Карилем” җыры туа. Шул көннән башлап җыр авыл гимны диярсең, яңгыраудан туктамый. Әле беренче тапкыр гына башкарса да, Фирүзә Хәйруллина бу кичәдә һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп җырлады.

Кичәнең башында куелган сорау кабат яңгырый, әмма бу юлы инде ул турыдан-туры Чулпан апаның үзенә:
– Чулпан, син бәхетлеме бу дөньяда?
– Әйе, бәхетлемен! Бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик үзеңә ышану, теләк һәм яныңда ярдәмгә килергә һәрчак әзер торган кешеләр кирәк.

Фирүзә Шәрифуллина,
Норма урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чулпан Габделганиева

2
X