Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетләре дәвамлы булсын

Редакциядә “Азьлане” удмурт дубляжына заманында Борисов Николай Григорьевич җитәкчелек итте. Тирән белемле, җитди һәм таләпчән булган Николай Григорьевич 5-6 кешелек коллективына тәртипле, эшчән кешеләр туплады.

Шуларның берсе – Борисов килене булган Маша белән серләребез аеруча килешә иде. Чөнки ул гаять тыйнак, тәртипле, бик тырыш кеше, иртүк торып йортында мал-туар караганнан соң, һич кичекмичә, 6-7 чакрым араны җәяү атлап, вакытында эш урынына килеп утыра да, машинистка буларак, һәр хезмәткәрнең кулъязмасына игътибарлы булып, кичекмәстән машинкада “печәтләп” бирә. Хәтерләвемчә, аның хезмәтенә карата беркайчан да ризасызлык белдерелмәде. Гомумән, удмурт халкы эшкә карусыз булса да, әллә кем булып борын чөйми, ә бәлки үзенә тапшырылган вазифаны җиренә җиткереп башкаруны намус бурычы итеп саный. Һәммәбез хөрмәт иткән Машабыз,  эш арасында гына, кыска вакытлы декрет ялына чыгып, гаиләсендә өч егет тапты, кайнанасы ярдәмендә аларны тәрбияләп үстерде. Механизатор-шофер һөнәре үзләштергән егетләр туган авылда төпләнеп хезмәт белән кайнап яшиләр һәм үзләренең тәртипле, игелекле булулулары белән әти-әниләрен сөендерәләр.

– Ирем Володя белән тигез гомер иткән шушы елларда үз көчебез белән өч өй салдык, ике малайны башка чыгардык, үзебезнең төп нигездәгесен яңадан торгыздык, – дип сөйли Мария гомер йомгагын сүтеп караганда. Һәм шунысы аеручы мөһим – төзелеш эшләрен бурычка батмыйча, фәкать үз көчләре белән үзара ярдәмләшеп башкарып чыккан алар.

Киленнәр дә кайнана туфрагына ошаган, өчесе дә йорт җанлы һәм балалар тәрбияләүдә, җәмгыятькә хезмәт итүдә сыната торганнардан түгел. Миңа яхшы таныш Машаның кече килене Ирина байтак еллар “Ромашка” даруханәсендә эшли, иртә белән мал карап, сыер савып, яраткан хезмәтенә ашыга. Ягымлы, кешелекле, игелекле дип бәялиләр аны Балтач үзәгендә бу даруханәгә йөрүчеләр. Ә инде өйдә Иринаны сый тулы табын көтә.

Кышкы салкыннарда, явымлы көзләрдә, ерак араны күп вакыт җәяү атлау, өйгә кайткач та, хуҗалык мәшәкате белән йөгерә-йөгерә эшләп йөргән Маша бүген буыннар сызлап, бераз интегүенә карамастан, олыгаймыш көнендә гаилә бөтенлеген саклап, оныкларын тәрбияләп яши. Аларга булыша алганына куана, йөрәгенә миһербанлы көч өсти. Гомер буе намуслы хезмәтенең, башкаларга сизгер күңелле, игелекле булуының әҗере әнә шулай үзенә яхшылык булып кайта торгандыр, гомерләре озын, бәхетләре дәвамлы булсын.

Фәридә ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев