Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетләре түгәрәк

Тәнзилә апа улы Илнар, килене Гөлназ һәм 5 бала белән чөкердәшеп яшәп яталар. Аллаһы Тәгалә аларга өч игезәк бала бирде.

Куныр авылында яшәүче Шакирҗановлар гаиләсе турында язмый калырга мөмкин түгел. Гыйлмулла бабай белән Шәмсенур әбинең биш улының берсе Икрам абый төп йорт нигезен саклап, гомере буе әти-әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтеп, Тәнзилә апа белән өч бала үстереп бик матур яшәделәр.

Балалары бик тәртипле, тырыш булдылар. Уллары Айдар район газ оешмасында баш энергетик, кызлары Алсу Балтач гимназиясенең бик дәрәҗәле, белемле, тынгысыз укытучысы. Тәнзилә апа кайната-кайнага "эх"дип тә әйтмичә, бик зурлап тәрбияләде. Әби-бабай хәер-фатихасын калдырып мәңгелек дөньяга киттеләр. Бик матур гына яшәгәндә Икрам абый гына суга төшеп югалган кебек булды, оныклар яратып, үзен өчен яшәр вакыт җиткәч, бар нәрсәне булдыргач кына китеп барды.

Тәнзилә апа улы Илнар, килене Гөлназ һәм 5 бала белән чөкердәшеп яшәп яталар. Аллаһы Тәгалә аларга өч игезәк бала бирде. Яшьләр өч игезәк улларын, кызлары Назилә, уллары Ильясны яратып, сөеп тәрбияләп яталар. Тәнзилә апа балаларына бик зур терәк булып, киңәшләрен биреп, балаларны үстерергә, йорт эшләрен башкарырга, тавык-чебешен үстерергә ярдәм итә. Аларга саулык-сәламәтлек, тигезлек, бәхет телим. Киләчәктә шушы балаларның игелеген күреп, бәхеттә-шатлыкта яшәргә язсын.

 

Илзия Нәҗипова
Куныр авылы

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар тормыш Гаилә әдәбият оныклар