Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетләрен туган якта тапканнар яки Кунырның иң тату гаиләсе(+фото)

Гаилә көне уңаеннан  Куныр авылы мәдәният йорты директоры Закирова Разия  апа белән  авылыбызның күркәм гаиләләренең берсе булган Һадиевлар гаиләсен бәйрәм белән котларга булдык. Аларның тормышлары белән таныштык.

Сәгыйтҗан абый белән Минзәлия апа шушы авылда туып, үсеп, бер сыйныфта укып, бәхетләрен читтән эзләмичә, гаилә  корып тормышларын үз туган җирләрендә дәвам итәләр. Сәгыйтҗан абый авылыбызның игелекле кешеләре Рәхимҗан абый белән Гатия апаның  икенче балалары була. Рәхимҗан абый гомер буе “Якты юл” хуҗалыгында  хисапчы булып эшләде, 1991 елда 61 яшендә вакытсыз вафат булды. Әниләре Гатия апа 1935 елда туган, авылда халыкка сәүдә хезмәте күрсәтте. 1979 елда халыктан бәрәңге җыйган техника өстеннән егылып тәшеп, 44 яшендә фаҗигале төстә вафат булды. Гаиләдә олы кеше булып,  1900 елда туган Хәдичә әби кала. Бик тырыш, акыллы, зиһенле Хәдичә әби йортның  чын тоткасы булды, беренче группа тумыштан инвалид,1967 елда туган  оныгы Айдарга да ул күз-колак булды. Хәдичә әби 1999 елда вафат булды. Рәхимҗан абый, Гатия апа, Хәдичә әбиләрнең урыннары оҗмахта булсын, игелекле, михербанлы, ярдәмчел кешеләриде.

1981 елның 20 июнендә Сабантуй көнне Сәгыйтҗан абый авылыбызның иң тырыш кызы Минзәлия апа белән гаилә коралар. Сәгыйтҗан абый гомер буе “Якты юл” хуҗалыгында алдынгы механизатор булды, Минзәлия апа Куныр урта мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшләде. 1988 елда алар башка чыктылар. 1994 елдан  бирле  алар авыру энеләре Айдарны  сабый бала тәрбияләгән кебек карыйлар.  Икесе дә эшләгән вакытта, Айдар абыйсы тракторында да күп  утырып йөрде.

Минзәлия апа белән Сәгыйтҗан абый 2 бала устерделәр. Кызлары Илхамия Пыжмара авылында Латипов Фәриттә тормышта, “Кама” хуҗалыгында хисапчы булып эшли, ире Фәрит шофёр. Кайнанасы Вәсилә апа белән  бик килешеп яшиләр, 2 кыз бала  үстерәләр.

 Төп йортка, каенана белән каената, авыру туганнары да булган әлеге гаиләгә килен булып килергә күп кызлар риза булып тормас иде. Кем өчен дә сер түгел, хәзер бик куп яшләр өлкәннәрдән аерым яшәүне күпкә уңайрак күрәләр. 2008 елда 21 яшендә килен булып килә Әлфия бу йортка.  Әти-әнисенә бер генә ул булып, шушы төп йортны ташлап китмәячәген белеп, аңлап килә. Олылар белән уртак тел табачагын, булачак тормыш иптәше Илгизәрнең тормышта ышанычлы терәк, балаларына әйбәт әти булачагын белеп килә. Һәм ялгышмый. Әлфия үзедә Шода авылының бик хөрмәткә лаек, тырыш, акыллы Хәкимҗановлар нәселеннән, әби-бабай тәрбисендә  төп йортта  үскән кыз.  Әтисе Рәис алтын куллы энергетик, “Якты юл” хуҗалыгында, әнисе Фәридә Шода балалар бакчасында эшли. Абыйсы Рифнур гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши.

Илгизәр белән Әлфия, әти-әниләре белән килешеп, киңәшеп, бик матур, авылыбызның иң үрнәк гаиләләре булып яшәп яталар. 2 ул үстерәләр.  Илнур 3 класста укый, Әлфис быел беренче класска барачак. Илгизәр 2004 елдан, армиядән кайтканнан бирле “Якты юл” хуҗалыгында шофёр булып эшли, әтисе Сәгыйтҗан абыйның эшен дәвам итүче.  Әлфия 6 ел халыкка сәүдә хезмәте күрсәтте, 2014 елдан “Якты юл” хуҗалыгында хисапчы булып эшли, читтән торып икенче югары белем ала. Төгәл, үз эшенең чын остасы булган Әлфияне халык та бик яратты. Алар авылыбызның үзешчән сәнгатендә, спорт  ярышларында актив катнашалар, парлап бик матур бииләр, кайчан гына аларга мөрәҗәгать итмә, алар беркайчан каршы килмиләр.

   Бу гаилә үз тырышлыгы белән, дәүләт ярдәменнән башка 2013 елда  яңа йорт җиткерде. Хуҗалыкларында күп итеп хайван, кош-корт асрап чын авылча яшиләр. Үзләренең тракторлары, җинел машиналары бар. Безнең Куныр авылында соңгы елларда авылда яшьләр калмый, шәһәргә китү ягын карыйлар, әти-әниләр үзләре үк квартирасын, машинасын  алып озату ягын карый. Ә менә бу гаиләгә карагач авылда ничек рәхәт яшәп була дип уйлыйсын.Йортлары заманча, йөрисе килгән  килгән җирләренә тынычлап чыгып китәләр, чөнки йортны әти-әни алып кала, балалар белән алар мәркәзебезнең, районның барлык музейларын йөреп чыкканнар,  Казан шәһәрендә экскурсияләрдә булганнар.

Киләчәктә дә шушындый тату, матур, тырыш Һадиевлар гаиләсе кебек соклангыч гаиләләребез күбрәк булса, яшьләр авылда калса , авылыбыз да таркалмас, киләчәгебез ышанычлы булыр иде.

Илзия Нәҗипова,

Куныр авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев