Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхил бул, Моң иясе...

Апрельнең соңгы көннәре райондашларыбызга авыр хәбәр алып килде: Арборның Салаваты - данлыклы Салават Фәтхетдинов кебек көчле тавышлы, кабатланмас моң иясе Фәннур Әүхәдиев изге Рамазан аенда бакыйлыкка күчте.

Ул бар яктан соклангыч кеше иде. Тормыш сикәлтәләренә бирешмичә, көчле рухлы булып калды. Таяну көчен диндә тапты. Ничә еллар авылдашларын азан моңы белән сөендерде. Бер елдан артык дәвалап булмаслык мәкерле чир белән көрәшсә дә, соңгы минутына кадәр фарыз гамәлләрен кылып, догада булды, ди якыннары.

"Ятимлекнең ачы яшьләрен күрсәтмичә, кечкенәдән эшләп үскән, үз көче белән күп нәрсәгә ирешкән Фәннур абый - бар яктан да үрнәк булырлык кеше. Сәләте, таланты белән нинди югары үрләр яулады. Йолдыз булып балкыды. Йолдызлык чоры үткәндә дә югалмады, хак дин юлына басты. Ярты гомере аяусыз чирләр белән көрәшеп үтсә дә, беркайчан зарланмады, уфтанмады, гел елмайды, гел шөкер итте. Менә нинди була ул Тырышлык, Сабырлык, әнисенә игелекле бала, бала җанлы әти, күркәм холык үрнәге!.. Урының оҗмах түрендә булсын, якты күңелле авылдашыбыз! Якыннарыңа сабырлык бирсен!"

Авылдашлары язган бу сүзләргә без дә кушылабыз. Сагынырбыз, Фәннур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы юлга озату