Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәләкәй куллары белән чәчләремнән, битләремнән сыйпаулары иң зур бәхет

Кенәбашта яшәүче әнием Рәсимә белән без гел бергә, ул көн дә балаларыбызны карарга ярдәм итә

Резеда Һадиева, Кенәбаш авылы, дүрт бала әнисе: «Минем өчен әни булу бәхете ул, иң беренче чиратта гаиләм булу, балаларымның таза-сау булулары, аларның һәрбер яңа көн туган саен әнием, дип дәшүләре, бәләкәй куллары белән чәчләремнән, битләремнән сыйпаулары, аларның яңа омтылышлары һәм уңышлары. Бүгенге көндә мин үзем дүрт бала әнисе. Балаң тәүге мәртәбә аваз салганда син үзеңне дөньяда иң бәхетле әни кебек хис итәсең. Балаңның беренче тапкыр елавын ишетү һәм шул мизгелдә күзеңнән чыккан яшь тамчылары синең сөенеч билгеләре булып тора.

2008 елның 30 августында мин Кенәбаш авылына кияүгә килдем. 13 ел гомер кичерү арасында дүрт бала алып кайтырга өлгердек. Балаларыбыз барысы да берсеннән-берсе матур, таза-сау, акыллы Аллаһыга шөкер.

Үземнең ике як әнием дә исән-саулар. Кенәбашта яшәүче әнием Рәсимә белән 11 ел бергә яшәдек, аннан соң йорт салып чыктык. Алай да без гел бергә, ул көн дә балаларыбызны карарга ярдәм итә. Балалар бакчасыннан да ул алып кайта. Нинди йомышым чыкса, нинди эшем булса да шушы әнием белән бүлешәм, ул тыңлый, гел булыша. Мин аңа бик рәхмәтле. Тагын әле бергә-бергә озак еллар яшәргә язсын. Ә инде үземнең әнием Рәфия Арча районы Апаз авылында гомер кичерә. Ул да дүрт бала әнисе. Әни кеше булу бик зур бәхет инде ул. Балаларны үстереп, аякка бастырулары барысы да ата-ана көче белән барлыкка килә. Әниләр көне уңаеннан мин ике як әниебезне дә ихластан котлап, сәламәтлек, бәхет теләп калам».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев