"Бәллүр каләм"нең төп бүләге автомобильгә кем лаек булды?
Миңназыйм Сәфәров "Бәллүр каләм"нең төп бүләге автомобильгә лаек булды
"Бәллүр каләм"нең төп бүләге булган "Лада гранта" машинасына "Ватаным Татарстан" газетасының элекке баш мөхәррире, бүгенге көндә "Татарстан" ДТРК милли тапшырулар хезмәте башлыгы Миңназыйм Сәфәров лаек булды.
"Бәллүр каләм" – "Хрустальное перо" XXII бәйгесенең Гран-при бүләге иясен бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында игълан иттеләр. Аңа бүләкне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Миңназыйм Сәфәров рәхмәтен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерде. "Бу, беренче чиратта, мине кулымнан тотып эшләргә өйрәткән остазларыма, моңа кадәр эшләгән һәм хәзерге коллективымның хезмәтенә бәя", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев