Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Блогер Альбина Фазлыева: Без республикадагы матурлыкны да күрә белмибез

– Россия – минем ватаным, туган җирем. Үзем яшәгән Балтачымны бик яратам. Аллаһы Тәгалә мине шушы җирдә бар иткән икән, димәк, мин риза булып яшәргә тиеш.

Минем өчен Россия  ул –…

Альбина Фазлыева, блогер:

– Россия – минем ватаным, туган җирем. Үзем яшәгән Балтачымны бик яратам. Аллаһы Тәгалә мине шушы җирдә бар иткән икән, димәк, мин риза булып яшәргә тиеш. Безнекеләр гел читкә талпына. Матурлыкны башка җирдән эзли. Ә бит Россиянең дә әллә нинди без белмәгән гүзәл урыннары бар. Татарстанны гына алыйк. Без республикадагы матурлыкны да күрә белмибез. Бервакыт «Ак калфак» оешмасы җыенына баргач, Самарадан килгән милләттәшемнең сүзе әле дә күңелдә тора. «Сез – бик бәхетле. Татарлар арасында яшисез, дин көчле. Әмма сез аны бәяләмисез», – дигән иде. Чынлап та шулай. Без каядыр ашкынабыз Шөкер итәргә өйрәнергә кирәк.

Авылдагылар, шәһәр, ди. Җиңел тормыш эзлиләр. Ә бит авылда яшәүнең дә уңай ягын табарга була. Теләк кенә кирәк.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Альбина Фазлыева