Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач үзенең 11 лачынын озатты

Ватан сагына китә егетләр

Җәй башыннан бирле армиягә егетләр озатабыз. Быелгы язгы чакырылышта армиягә алынган 40 егетебез Ватан сагында торачак. 8 июль көнне янә 11 райондашыбыз армиягә китте. Әлеге егетләр Киров ягындагы үзебезнең частька барырга җыена. Үзебезнеке диябез шуңа, 2015 елда Балтач районы белән Киров өлкәсенең Мирный бистәсендәге 71316нчы номерлы хәрби часте белән үзара килешү төзелгән иде. Шуннан бирле районыбызның күп кенә егете 28нче һава һөҗүменә каршы зенитлы-ракета бригадасында 1 ел хезмәт итеп кайтты.
 

Мин үзем дә шушы Мирный бистәсендәге хәрби частьта хезмәт иттем, - ди район хәрби комиссариатының армиягә китүче егетләре белән эшләүче инструкторы Руслан Газыймов. - Бик күп җирләрдә хәрби өйрәнүләр үттек. Астрахань, Чиләбе якларында, Оренбург полигонында булдык. Һавага каршы ракеталар төбәп, Казанда узган дөньякүләм футбол уеннарын сакладык.

Бүген киткән егетләрнең барысы да Киров өлкәсендәге әлеге частька эләгә дигән сүз түгел. Кая гына юнәлеш алсалар да, исән-сау булсыннар, күңелсезлекләргә юлыкмыйча, Ватан алдындагы бурычларын ак йөз, чиста намус белән үтәп кайтсыннар, әти-әниләренең олы куанычларына әверелсеннәр.


 

8 июль көнне иртән-иртүк егетләрне армиягә озатырга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, ветеран хәрбиләр исеменнән изге теләкләр җиткерергә Андрей Петрович Павлов килде. Алар егетләребезгә ватанпәрвәрлек рухы бүләк иттеләр, район данын югары тотарга өндәделәр. Район хәрби комиссары Васил Вәлиев та егетләргә изге теләкләрен җиткереп, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп,сәлам биреп озатып калды.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армиягә озату военкомат