Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боларның барысы да безнең Балтач этләреме соң ?

Матур да әле үзләре, йонлач, токымлы да бугай...

Бистә үзәгендә йөрүче этләргә игътибар итүчеләр күп, гомумән, этләргә игътибар итмичә калып булмый торгандыр ул, бигрәк тә бәйсез булганнарына. Бер эт күрсәң дә сагаясың, ә монда көтүләре белән йөриләр. Матур да әле үзләре, йонлач, токымлы да бугай, ризыкны да аралап кына ашыйлар. Бер бик тә суык көнне бөтене белән икмәк бирәсе иттем берсенә, тик, җәяүле сукмагы ­- юл өсте, ярамас, ашап бетерә алмас, дип кире уйладым, һәм кибеткә кереп гадәти генә, эчлеге булмаган камыр ризыгы алырга булдым. Этләргә дигәч кибетче шунда ук уемнан кире борды, алар коры ипи ашамыйлар, аларга сосиска, колбаса кирәк, диде һәм ике сосискины урталай, озынчага матур итеп кисеп бирде (әле шулай матур итеп кисеп, эстетикалы итеп тә бирәсе икән!). Точно Балтач этләре түгел инде болары! Кар түшәгендә бөгәрләнеп яткан эткә сосискины бирдем, ул культуралы гына итеп иснәнеп торган арада әллә каян гына икенчесе килеп чыкты да, тәмлүшкәне матур итеп кенә эләктереп алып та китте. “Кибеттәге олы яшьтәге бер сатып алучы артымнан “Алар аш та ашый белми, вискас кебек эт ашавы, үз ашаулары кирәк аларга”, дип тә калды әле. Хәзер андый этләр көннән-көн арта бара, баштагы кебек тыйнак та түгелләр, өрешеп-сугышып та алалар, урамга чыгарып куйган чүп тулы пакетларны да сүткәли, тараткалый башладылар. Беркөн иртән бер ханым чәй йортыннан кайнар өчпочмак алып чыгып, этләрнең берсен сыйламакчы булды. Өчпомакны эт алдына куйды да китте. Теге матур эт ашамады инде аны, тешләп карады да, ханымга ияреп ул да китеп барды. Куыша-иярешә киттеләр шунда. Ә авыз суларын китерерлек өчпочмак ите-бәрәңгесе белән таралып калды шунда җирдә. Шәһәр эте ашамаса, бистә этләре ашар әле дидем миндә әллә ни исем китмичә. Шулай димичә хәл юк ­- урам тулы эт бит!

Урам этләре бер бездә генә түгел һәм бер без генә язмыйбыз алар турында. Бу хәзерге вакытта чишелеше табылмаган проблема. Җирле хакимият бу юнәлештә эшләми түгел, алай да итеп карый, болай да итеп карый. Жәлләргә дә белмәссең, жәлләмәскә дә белмәссең аларны хәзер, күбәеп киттеләр. Этләр яныннан узганда кешеләрнең балаларга ташланганын көтәсезме мени, хәл итегез инде шушыларны, дип орышасылары килә. Аны хәл итүчесе без түгел, без проблеманы яктыртучы гына. Әледән-әле кешегә, бигрәк тә балаларга ташланган этләр турында ишетеп-укып-видеоларын күреп торабыз. Аларны хәзер атарга да ярамый, закон рөхсәт итми. Шул ук Балтач кешеләре дә этләрен ычкындырып урамда иркендә йөртә. Ашатырыма юк, я суык, туңа, я болай йөреп килсен, я инде асрамас өчен ычкындырып җибәрә. Нинди генә очракта да этнең үз хуҗасы белән йөрергә тиешлеге онытыла. Менә бу матур, күпереп торган йонлач этләр дә, чыннан да, шәһәрнеке шикелле. Этләрне җыеп алып китеп, стерилләштереп, вакцина ясатып, колагына тамга беркетеп кире үзе яшәгән тирәлеккә кайтару бик нәтиҗәле килеп чыкмаганга охшап тора, арада ияреп кайтучы башка этләр дә бар кебек. Чөнки урам этләре арасында мондый этләр күренми иде. Бу матурлары алынып, соңыннан ташланганга ошый.

­ Этләрне хәзерге вакытта бернишләтеп тә булмый әле, - ди район башкарма комитетындагы административ комиссиянең җаваплы секретаре Фәнил Муллахмәтов. - Җыеп китсеннәр дисәң дә килешүләр төзисе, аукционнар үтәсе бар. Март аенда гына хәл итеп булса инде. Тамгалыларын бүтән беркая да җибәреп булмый инде, аларны Казанга җибәреп кайтару өчен акча түләнгән, бүтән алмыйлар да аларны. Җыеп киткән этләрнең дә унысын, картыракларын гына алып калдылар шул, 79ын, тиешле таләпләрен үтәп, кире кайтардылар. Үзебез дә борчылабыз, тик нишләтергә дә белмибез. Аларга бит тияргә ярамый, закон кушмый.

Әй бер кичне Муса Җәлил урамы башында бер саргылт эт дулый-дулый өрепме-өрә, каян аннан узасың, ябышса беттең бит инде, җәяүле сукмагыннан машина юлына чыгып атларга туры килде. Бу этнең бәйдән ычкынганлыгы күренеп тора: алай да, болай да. Өерләре белән шушындыйрак этләргә юлыксаң, ач та булсалар, ботарлыйлар да аталар.

Дөньясы белән бергә этләр мәсьәләсе дә катлаулы шул хәзер. Бернәрсәне дә урында-вакытында хәл итеп булмастайга әйләнеп барабыз. Бәла-каза гына китереп чыгара күрмәсеннәр инде ул этләр, бер Аллам, үзең сакла, дияргә кала. Сакланып йөрик, шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев