Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Болгар радиосы”нда Кенә кызы Мәликә

Түбән Кенә авылы кызы Мәликә Сибгатуллина “Болгар радиосы” уздырган “Әти һәм мин” уенында катнашу бәхетенә ирешкән.

Ничек дисезме? Әйдәгез моны Мәликәнең әнисе, Гөлшаттан белик: “30 гыйнвар көнне кичке сәгать 9да “Болгар радиосы”нда Дилбәр “Әти һәм мин” дигән уен уздырды. Шунда шалтыратып, Мәликә әтисе белән катнашты. Аларның көндәшләре Яшел Үзәннең Норлат авылыннан Нурмиевлар гаиләсе иде. Нурлан исемле малай әтисе белән катнашты. Дилбәр сорау бирде, катнашучылар чиратлашып җавап бирделәр. Шул уенда җиңгән өчен “Болгар радио”сына бүләкләр бирергә чакырдылар. Мәликә Дилбәр апасына рәсем ясап алып барды. Аның Дилбәр апасын бик күрәсе килгән иде. Радиога килүгә бик матур итеп каршы алдылар, студияне күрсәттеләр, шунда эшләгән алып баручылар белән таныштырдылар. Истәлеккә карточкаларга төштек, бүләкләр бирделәр. Шундый ачык йөзле, позитив кешеләр эшли икән анда. Мәликәбез бик ошатып, яратып кайтты радионы. Киләчәктә дә мондый төр бәйгеләрдә катнашып, үз бәхетеңне сынап карарга кирәк икән дигән нәтиҗәгә килдек”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәликә Сибгатуллина