Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Больничный» алсаң, эштән китәсең!»

Русиялеләр бу яңалыкны ничек кабул итәр?

Хезмәт хокукы буенча белгеч Валентина Яковлева «Парламентская газета» хәбәрчесе белән сөйләшүдә барлык эшләүче русиялеләр өчен менә шундый белдерү ясады. Сәламәтлекләре буенча үз вазыйфаларын башкара алмаган очракта, гражданнарны эштән азат итә алалар. Әмма эш бирүче барлык шартларны үтәргә тиеш.

Әгәр дә хезмәткәр озак вакыт больничныйда булса, аны эштән җибәрергә ярамый. Ләкин һөнәри авыру ачыкланса, берничә вариант бар.

Әйтик, машина йөртүче булып эшләүче кешенең күз күрүе начарайган һәм сәламәтлеге аркасында эшли алмый, ди. Бу очракта эш бирүче ул кешегә башка вакансия тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр андый вакансияләр булмаса, яки кеше аны башкарудан баш тартса, әлеге хезмәткәрне Хезмәт кодексының 77нче мәддәсенең 1нче өлешендәге 8нче пункты нигезендә эштән азат итә алалар.

Эштән азат ителгән көнне кешегә тиешле барлык акчаны түләргә кирәк:
ике эш атнасы өчен хезмәт хакы күләмендә пособие,
кулланылмаган ял өчен компенсация,
әгәр кеше эштән азат ителгән айда эшләсә, эштән алынган көннәр өчен хезмәт хакы.

Шуннан соң хезмәт кенәгәсенә хезмәткәрнең эштән азат ителүе турында билге куела һәм ул аңа тапшырыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «больничный»