Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Болытлар артында кояш бар (әнкәем истәлегенә)

Роза бүген йокысыннан никтер иртәрәк торды. Әллә инде көннән-көн үзен ныграк сиздергән яз галәмәте идеме, калын стена аша борынына, юк, борынына гына түгел, бөтен җанына кояшлы, язгы саф һава, рәхрт бер көчле дулкын килеп бәрелгәндәй булды.

Үзендә әйтеп-аңлатып бетермәслек көч, энергия тоеп күзләрен ачты. Күңелендә ниндидер бәйрәм танатанасы иде.

–Бүген 8 март бит әле, менә нәрсәдә икән хикмәт, – дип үз алдына елмайды ул. Янәшә караватта сабыйларча тыныч итеп йоклап ятучы әнисенең уянуын да түземсезлек белән көтеп алды. “Бәйрәзм белән, әнием бәгрем!” – дип кочагына алды. Эшкә киткәнче әнисен юындырырга, ашатырга да өлгерде. Бар әйберне аңа үрелеп кенә алырлык итеп көйләп куйды. Ул эшкә киткәч әнкәсензә тилмереп утырырлык булмасын, “Һай, бу йөрү алмаулар!” – дип күңеле боегрлык булмасын дип тырышты.

Менә ничә ел инде йөри алмый шул әнисе. Үзе сер бирми, беркайчан зарланмый тагын. Кергән бер кешене елмаепЮ якты йөз белән каршы ала. Күңеле тулса да, күрсәтми. Тик ундүрт яшеннән әнисенә булышып, янәшәсендә бөтерелеп йөргәшн Роза инде әнисен үтәли күрергә өйрәнде. Үзе берни әйтмәсә дә әнисе күңелендәге кичерешләрне аңлый, әмма ул да берни сизмәгәндәй, аңламагандай итзә. Шулай булганда әнисенә җиңелрәк икәнен белә иде инде ул. Һәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хикәя