Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бомж"га гашыйк булган...

Бүген алар ике бала тәрбияли...

Яшәргә урыны булмаган кешеләрне халыкта “бомж” дип йөртәләр. Элегрәк бу категория кешеләргә кызганыбрак карасак, хәзер алар ниндидер курку һәм чиркану тудыра кебек. Шулай да, алар да дөньяга бәхет өчен килгән бит. Кайберләре, чыннан да, бәхетен дә таба икән.

Русиядә яшәүче хатын чит илләрнең берсенә ял итәргә баргач, тукталышта басып торганда аңа “бомж” очрый. Шапшак киенгән, сакал-чәч басып беткән, әллә кайдан ук сасы ис килгән бу ирне күргәч, хатын читкәрәк китәргә уйлый, әмма аның, зәп-зәңгәр күзләрен күреп, туктап кала. Алар сөйләшеп китә. Һәм бер атнадан соң янә күрешергә сүз куеша.

Хатын бер отельдә бу ир өчен номер ала. Анда ир юына, кырына, үзен тәртипкә китерә.

Озакламый хатын кире Русиягә кайтып китә, иргә телефон калдыра. Шулай да аның шалтыратуына шикләнә ул, чөнки ирнең кесә телефоны булмый. Нәкъ өч атнадан соң, хатынның туган көнендә шалтырата ир. Бу, чын мәгънәсендә, зур бүләк була.

Әйткәндәй, озакламый ир эшкә урнаша. Бүген исә әлеге хатын белән ике уртак бала тәрбиялиләр.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш