Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Борчылмагыз, бар да әйбәт “

Әлеге бәет Балтачта яшәгән, узган елның 9 мартында якты дөньяларны ташлап киткән Рәсүлә Хәлиуллинага багышлана.

Әй, ходаем, нигә шундый,
Әҗәлләр биргән.
Башкайларым бу дөньяда
Бик күпне күргән.


Бер дә китәсем килмәде
Бу дөньялардан.
Мунчасын да яга идем,
Су алып коелардан.


Ничек сон синең хәлләрең?
Кызым, Лилиям.
Сездән күргән яхшылыкны
Мәңгегә онытмам.


Рәхмәт әйтәм сезгә, кызым,
Чын күңелемнән.
Хәзер карап ятам сезне 
Якты күгебездән.


Рамил улым,балакаем,
Ничек синең хәлләрең?
Барысы да булсын әйбәт,
Үсәләрме гөлләрем?

Сагындыра каты итеп,
Ясап эчкән чәйләрем.
Еламагыз мине сагынып,
Иртәләрен-кичләрен.


Оныкларым, матурларым,
Тырышып укысыннар.
Яраткан әбиләрен,
Бер дә онытмасыннар.


Гафу сорыйм барыгыздан,
Әйтмичә киткәнемә.
Борчылмагыз, бар да әйбәт,
Бик тыныч күңелемә.
 

Нурфия Габдрахманова,

Балтач бистәсе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев