Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борнак илендә олыларга мәҗлес җыйдылар

Елныӊ-елында Борнак җирлегендә урнашкан авылларда олылар көннәрен оешкан төстә үткәрү матур традициягә керде.

Менә бу елда да күмәк хуҗалыкта корбанга сыер чалдырып, Борнакта яшәүче барлык өлкәннәрне чакырып, зур мәҗлес жыйдылар. Корбан ашына кунак итеп Балтач бистәсеннән имам Илшат хәзрәт чакырылу иде. Ул Коръән аятьләре укып, үтемле вәгазъ сөйләп өлкәннәрне шатландырды.
Кумәк хуҗалык рәисе Рәфкәть Нәкыйпов үзенеӊ чыгышында өлкәннәргә олы рәхмәт хисләрен белдереп, хуҗалыкныӊ бүгенге уӊышларында өлкән буын кешеләренеӊ зур өлеше барлыгын искәртеп узды. Авыр заманнарда булсын өчен, намус кушканча эшләгән һәр хезмәтчән зур ихтирамга лаек, дип ассызыклап әйтеп узды. Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин җирлектә яшәгән ветеранннар мөрәҗәгатьләрен вакытында хәл итәрбез, хезмәтегез өчен рәхмәт, дип белдерде.

Карык-Серма, Торҗа авылларында шушындый аш-сулы мәҗлесләр бүген үткәрелә. Анда да шул авылда яшәгән, төрле өлкәләрдә хезмәт куйган олылар хөрмәтләнәчәк. Күмәк хуҗалык тарафыннан һәр ветеранга бәйрәм бүләкләре әзерләнгән. Тәмле тел, якты йөз, мул табыннар артында булган сыйларга бүләкләр дә өстәлгәч, олыларныӊ күӊеле тагын да яктырып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250