Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борнакның затлы шәхесе. Кем ул? (+фото, видео)

Бүгенге язмам Низамеева (Нургалиева) Гөлия Ривал кызы турында.

Борнак авылында туып-үскән бу кыз хәзерге көндә яшь галим, педагог, күпсанлы фәнни эшләр авторы. Кечкенәдән физика һәм химия фәннәренә гашыйк булган Гөлия, бүгенге көндә фән өлкәсендә зур уңышларга ирешә. Фәнни дәрәҗәле конкурсларда актив катнашып, күпсанлы җиңүләр яулый. Шуларның берничәсе: Россия инновацияләр фондының «УМНИК» грантын откан, «Татарстанның иң яхшы 50 инновацион идеясы» конкурсында 3 ел рәттән жиңү яулаган, Россия һәм Татарстан Республикасы Президентларының махсус стипендиясына, Казан шәһәренең мэры стипендиясына лаек булган. Бөтенроссия күләмендә нанотехнологиялар буенча уздырылган олимпиадада катнашып, 3нче дәрәҗәдәге, Татарстан Республикасынын «Бизнес и наука» конкурсында 2нче дәрәжәдәге жиңүче дипломына лаек булган. Инженерлык белемен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен мактау хатларына ия булган. Бүгенге көндә 40тан артык фәнни эшләр авторы, шуларның 20се бөтендөнья халыкара журналларында инглиз телендә басылып чыккан.

Хәзерге вакытта химия фәннәре кандидаты, электрон һәм сканер- зондлы микроскоплар специалисты, Россия фәннәр академиясының физик-химия лабораториясында атмосфераны пычратучы газларны ачыклый торган сенсорлар ясау бүлегенен җитәкчесе һәм шул ук вакытта Казан милли тикшеренү технология университеты студентларына физика фәне буенча белем дә бирә ул.

 

#Балтасинскаяцентральнаябиблиотека
#Балтасикультура
#Шәхесләр
#Борнакиле
#Борнакавылкитапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле иртэ... Молодец! Мин Голиянен шигырь укыганын тынлаганым бар..... Искиткеч тавыш... Булганнан бар да була... Тарихка переп калалар.... Алдагы коннэрдэ дэ унышлао сина матур кыз!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт матур телэклэрегез очен)

      2
      X