Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Борщ җыелмасы» арзаная бара: базарларда һәм ярминкәләрдә сезонлы яшелчәләргә бәяләр төшә

Бәяләрне төшерү механизмын Министрлар Кабинеты, партия, сәүдә челтәрләре вәкилләре, төбәк башлыклары һәм фермерлар белән бергә эшләгәннәр.

 

Партия катнашында бөтен ил буенча хәлне тотрыклыландыруны контрольдә тоту буенча эшче төркемнәр формалаштырылды, дип хәбәр итте «Бердәм Россия» нең сезонлы яшелчәләргә бәяләр мониторингы буенча эш төркеме җитәкчесе, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев 4 август утырышында.

Ул искәрткәнчә, партия эре сәүдә челтәрләрендә дә, ярминкәләрдә дә мониторинг уздыра. Алдынгылар арасында Брянск өлкәсе (анда 500 дән артык рейд үткәрелгән), Курск, Ярославль өлкәсе, Кырым Республикасы һәм Саха (Якутия), Ханты-Манси автономияле округы.

Шулай ук сәүдә челтәрләре һәм фермер берләшмәләре белән сәүдә бәясен киметү буенча эш алып барыла. "Бу юнәлеш буенча Кырым Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы һәм Томск өлкәсе аерылып тора, алар инде берничә дистә очрашу уздырылган", - дип билгеләп үтте Алексей Гордеев.

Россия Федерациясенең 80нән артык төбәге тарафыннан бәяләрне киметү буенча барлык куелган бурычлар үтәлә, дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов.

"Мониторинг нәтиҗәләре буенча без барлык мәйданчыкларда да зур активлык күрәбез, хәзер илдә фермерларга 15 меңгщ якын булмаган ярминкә мәйданнары бирелгән. Соңгы атнада «борщ җыелмасы» яшелчәләре 4200 тонна сатылды, бу узган атна күрсәткеченнән 600 тоннага күбрәк. Шул ук вакытта бәрәңге 30% ка, суган, кишер һәм кәбестә 20% ка кадәр арзанайды. Хәзер без яшелчәләрне күпләп җыюга күчәбез, күләмнәр артырга тиеш, ә бәяләр кимергә тиеш», - дип билгеләп үтте Джамбулат Хатуов.

Партиянең барлык төбәк бүлекчәләре дә «борщ җыелмасы»на бәяләр белән бәйле вәзгыятьне контрольдә тотуны ъз цстенщ алды. Алар мониторинг алып баралар, сәүдә челтәрләре һәм җитештерүчеләр арасында социаль әһәмияткә ия продуктларга бәяләрне киметү турында килешүләр төзүне тәэмин итәләр. 53 төбәктә ритейлерлар белән 415 очрашу узды, РФнең 83 субъектында төп азык-төлек продуктларына бәяләрне билгеләү өчен сәүдә нокталары буенча 4,2 мең рейд үткәрелде. 59 төбәктә июль ахырыннан бирле 1200-дән артык өстәмә ярминкә ачылды.

Партия һәм хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителгән чаралар нәтиҗәләр бирә, дип билгеләп үтәләр төбәкләрдә. Липецк өлкәсендә бәяләрне уртача 14%ка киметүгә ирешкәннәр. Июль азагында «Бердәм Россия» эш төркеме вәкилләре анда сәүдә челтәрләрендә сезонлы яшелчәләргә өстәмә бәя иң аз – 10-15% булачак, дип килеште.

Түбән Новгород өлкәсендә яшелчәләрнең бәясе сизелерлек кимеде: бәрәңгенең килограммы 22%ка кемеп - 36 сум булды, суган - 7%ка арзанаеп - 30 сум, кишер – 4%ка кимеде һәм килосы 58 сум булды. Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе Дзержинскида узды, якын арада алар төбәкнең башка районнарында һәм шәһәрләрендә ачылачак.

Калуга өлкәсендә бәрәңге һәм кыярга бәяләр кимү тенденциясе күзәтелә, гомумән алганда, яшелчә кытлыгы юк. Регионда яшәүчеләр Ростов, Мәскәү һәм Волгоград өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Удмуртиядән, Түбән Новгородтан, Кырымнан җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясе сатып ала алалар. Төбәктә бәяләр белән хәлнең тотрыклылануын сәүдә өстәмәләре белән аңлаталар – ул аерым товарларга 10%тан артмый.

Исегезгә төшерәбез, 19 июльдә партия мәйданчыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте җитәкчелеге һәм регионнар башлыклары, сәүдә челтәрләре вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән киңәшмә узды. Анда ике атна дәвамында кайбер продуктларга бәяне киметүне тәэмин итәргә мөмкинлек биргән конкрет чаралар турында әйтелде. Бәяләр мониторингы буенча эшне координацияләү өчен Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев җитәкчелегендә эшче төркем формалаштырылган.

21 июльдә Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә Президент «Бердәм Россия» һәм Хөкүмәтнең сезонлы яшелчәләргә бәяләрне киметү буенча тәкъдимнәрен хуплады һәм төбәк башлыкларына ярминкәләрнең санын ким дигәндә ике тапкыр арттыру эшен контрольгә алырга кушты. Шул ук вакытта ул ассызыклаганча, партия һәм РФ Хөкүмәте алып бара торган азык-төлеккә бәяләрне контрольдә тоту эшенә профильле министрлык һәм ведомстволарны, шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләрен активрак җәлеп итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бердәм Россия» борщ җыелмасы яшелчәләр