Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Борщевик, чишмә, клуб, уен мәйданчыгы һәм бушлай дару (+фото)

Авыл уртасында, тыштан караганда бик матур күренгән мәдәният учагыныӊ да язмышы күпләрне борчый. Җыенныӊ урта мәктәпнеӊ актлар залында үтүе нәкъ шушыӊа бәйле булып чыкты.

Смәел авылында район башлыгы катнашында гомуми җыелыш күпләрдә кызыксыну уятты, районныӊ күп җитәкчеләре катнашкан җыелыш монда күптән булмаган икән. Шуныӊ өчен сораулар да, гозерләр дә күп яӊгырады.

Иӊ беренче булып күтәрелгән мәсьәлә ул – борщевик. Бу агулы үсентенеӊ табигатебезгә ни белән янаганын монда яхшы беләләр, чөнки су юлы буйлап ул инде авыл янына килеп җиткән. Халыкныӊ һәм дәүләтнеӊ бу мәсьәләдә бердәм булганда гына уӊышка ирешергә мөмкин, дип килешенде.

Авыл уртасында, тыштан караганда бик матур күренгән мәдәният учагыныӊ да язмышы күпләрне борчый. Җыенныӊ урта мәктәпнеӊ актлар залында үтүе нәкъ шушыӊа бәйле булып чыкты. Элегрәк эчендә янгын чыгып, хәйран суммаларга төшереп ясаткан ремонт эшләренә тотылган акчалар да файдага булмады, бина сазлыкта утырганлыктан, нигезе нык түгел, стеналар буенча куркыныч ярыклар даими рәвештә барлыкка килә. Бу очракта, бәлки яӊа бина салу кулаерак булмасмы, дигән тәкъдим хупланды. Әмма бу эш күпмедер вакыт сорый.

Заманында республика газеталары битләрендә фотосы еш басылган Смәел чишмәләре буенча да сүз күтәрелде. Авылда җәйге чорларда балаларныӊ үз ирекләренә куймыйча, күз-колак була торган урын – авыл үзәгендә уен мәйданчыгын булдыру мәсьәләсе дә яӊгырады.

Медицина хезмәте күрсәтү, шул исәптән авыруларны бушлай дару белән тэәмин итү мәсьәләләре смәеллеләрне дә нык кызыксындыручы сорауларныӊ берсе булып чыкты. Район баш табибы Газинур Давлиев җаваплары аларны канәгатьләндермәсә дә, бу очракта аныӊ хак булуын танырга кирәк.

Җыен соӊыннан Смәел укучылары үзләренеӊ клонцерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җыены