Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Борын төбендәге” шикле урын

«Татарстан яшьләре» газетасыныӊ 22 апрель санында радиоактив нурланышның зыяны турында «Төпсез коеда ниләр бар?» дигән язмам басылгач, «Биектау районындагы радиоактив калдыклар саклау урыны - «Радон» турында язмагансың», - диючеләр булды. «Хата»мны төзәтәм.

Чыннан да, бар андый "зират". Ул 1965 елда эшли башлаган. Ябык һәм яшерен булганлыктан, күпләр белмәгән әлеге радиоактив калдыклар саклау урыны Татарстан, Мари Иле, Чувашия һәм Удмуртия төбәкләре өчен хезмәт күрсәтә. Моны без бары тик "суверенитет яулаган" 90-елларда гына белдек. Бу чорларда, андый-мондый хәл була калса, Татарстан территориясендә атом-төш коралы кала күрмәсен дип, хәрбиләр ангарларда сакланган коралларны республикадан чыгарып бетерделәр. "Шул ук Биектау районының урманнары эчендәге зур күләмдәге ангарлар бушап калды", - дип сөйләде шунда хәрби хезмәт итеп кайтучы солдатларыбыз. Берүк вакытта Татарстанның актив җәмәгатьчелеге әлеге радиоактив калдыклар тупланган мәкерле базны да ябуны таләп иттеләр, әмма бу эш барып чыкмады.

Саклагыч (рәсемдә) проект буенча дүрт бүлектән тора. Өч бүлеге каты радиоактив калдыклар, бер бүлеге сыек калдыклар өчен тәгаенләнгән. Сыек калдыклар бирегә бөтенләй китерелмәгән. Ә каты калдык бүлекләренең берсе 600, икесе 200әр куб метрга исәпләнсә дә, алардагы калдыкларның гомуми күләме 65 куб метрдан артмый. Атом электр станцияләре калдыклары өчен төзелгән саклагычларның күләме әлеге саннан дистәләрчә, кайберләре йөзләрчә тапкыр зур. Андыйлар белән Русия картасы чуарланып беткән.

Безнеке, Казан янындагысы, нигездә вак-төяк радиоактив калдыклар өчен генә хисапланган. Мәсәлән, газүткәргеч яки нефтьүткәргеч торбаларны эретеп тоташтыргач, радиоактив нурланыш белән эшнең сыйфатын тикшерәләр. Заводларда коелган яки җыелган детальләрнең төзеклеген тикшерә торган дефектоскоп дигән приборлар да радиоактив нурлар кулланып эшли. Шифаханәләрдә радон ваннары ярдәмендә билгеле бер күләмдә нурланыш биреп, кайбер авыруларны савыктыралар. Онкологик үзәкләрдә көчле нурланыш юнәлтеп, яман шешләрне көйдерәләр. Рентген кабинетларында да, томография бүлмәләрендә дә тикшеренү шундый ук нурланыш ярдәмендә башкарыла. Төрле фәнни-тикшеренү институтлары да нурланыш чыгара торган изотоплар куллана. Кыскасы, нурланыш кулланып эшләүче учреждениеләр аз түгел. Моннан биш ел элек Татарстанның авыл хуҗалыгында бик күләмле төстә чәчүлек орлыкларны нурландыру тәҗрибәсен үткәреп, уңышны арттыру турында сүз барган иде. Кайбер галимнәрнең фикерен тыңладылармы, җитәкчеләр бу афәтле эштән тыелып калдылар. Соңыннан ул-бу ишетелмәде бугай. Шушы темага соңгы вакытта "ТНВ" каналында бер мәзәк пәйда булды. Базар хатыны кулына зур бәрәңге күтәреп, реклама ясый: "Чернобыль бәрәңгесе сатам, Чернобыльнеке, алыгыз!" Икенче берәү килеп: "Кем алсын ди ул нурланыш белән үстерелгән бәрәңгеңне, нишлисең?" - ди. "Алалар, алалар, - ди сәүдәгәр хатын, - берәүләр "тещага" дип ала, икенчеләре "биамать"ка (татарча каенана була инде) бүләк итү өчен..."

Билгеле бер күләмдә генә нурландырганда, тавыклар да күкәйне күбрәк сала, ите дә мулдан була икән. Кибетләрдә ялтырап торган алмалар, бозыла белмәүче җиләк-җимеш саталар. Нурланыш белән үстерелгәнме алар, агу-химикатлар беләнме, берсен дә тикшерә алмыйбыз. Сатуда радиоактив нурланышны тикшерә торган дозиметрлар, индикаторлар, рентгенометрлар бар-барын, әмма аларның берсен алу өчен дә бер айлык пенсиядән колак кагу кирәк. Телибезме-теләмибезме, нәрсә бар шуңа риза булып яшәргә күнеккән безнең халык. Барыбыз да болай да мондый гына нурланышлардан азат түгел. Кесә телефоннарыбыз да, микродулкынлы мичләребез дә, иске төрдәге төсле телевизорлар да, адым саен диярлек тезелеп киткән телефон каланчалары да шуңа охшаш нурлар белән безне бераз коендырып торалар. Кайбер йорт диварларының бетон панельләре дә, гранит ташлар, кайсыдыр яктан кайтарылып, асфальтка кушыла торган сыйфатлы вак таш та нурланыш сирпи.

Сүз ахырында Биектаудагы радиоактив калдыклар зиратына кайтыйк әле. Алдарак саналган эш урыннарында кулланыла торган көчле нурланыш бирүче аппаратлар туза, искерә, нурланыш чыганакларын яңартырга кирәк була. Менә шундый куркыныч чыганакларны махсус мичкәләргә тутырып, саклагычка китерәләр. Баксаң, үткән ел бу саклагычка 50 ел тулган һәм аның лицензия срогы чыккан икән. Бөтен төр кагыйдәләрне үтәп эшләгәндә, әлеге калдыкларның тирә-юньгә зыяны юк, дип ышандыралар. Кайсыдыр елда гына кирәкмәгән урынга су кереп, беркадәр куркыныч туган булган. Алла сакласын, андый куркыныч бүтән туа күрмәсен берүк, моннан ерак түгел генә Крутушка санаториесе, балалар өчен "Байтик" лагеры эшли. Казансу елгасы да, Казаныбыз үзе дә шунда гына бит!

Киләчәктә бу шикле урынны нишләтергә уйлыйлар? 5-6 ел дәвамында куллану өчен, шул тирәгә үк яңасын төзергә исәплиләр. Искесе дә, яңасы да "вакытлыча" гына саклагычлар - 2021-2022 елларда бу калдыкларны алып китәчәкләр, ди. Кая икәне әлегә билгесез. Куркыныч йөкне моннан төяп киткәнче, мичкәләрне тагын бер мәртәбә "бетон шакмак"лар эченә катырып куярга телиләр. Төягәндә-ниткәндә 6 метр биеклектән ялгыш төшеп киткән очракта да, мичкә эчендәге калдыклар таралмаска тиеш икән. Болар хыялда гына. Әлегә куркыныч күчтәнәчләр борын төбендә тора...
Рәфхәт ЗАРИПОВ,
Балтач районы,
Түнтәр авылы.
Фото: ptr-vlad

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250