Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтен йорт-җиребез янып бетте

Аллаһ барыгызны да бәла-казалардан сакласын!

Хөрмәтле район халкы! Безгә килгән хәвеф-хәтәр турында газетага яздылар инде. Янгын нәтиҗәсендә түбәсез калдык, бөтен йорт-җиребез янып бетте.

Кешегә килгән авырлыкка битараф булмаучылар читтә калмады, безгә зур ярдәм күрсәттеләр. Ике балабызны: улыбыз беренче, кызыбыз дүртенче сыйныфка бара — мәктәпкә барырга әзерләргә булыштылар, өр-яңа киемнәр, мәктәп кирәк-яраклары алып бирделәр.

Эшмәкәрләр Рәмзия Хәсәншинага ( «Элит» кибете), Зөлфия Миңнебаевага, Шеңшенәр, Яңгул авылыннан сөт җыючылар Илнур Зәкиевка, Марат Әшрәфҗановка, кызыбызның беренче укытучысы Алиса Филипповага, «Детский мирок» кибете хуҗасы Людмила Петровага, универмагтан Наилә апага, Казан каласының Вахитов һәм Идел буе районнары буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәридә Илдар кызы Басыйровага һәм балаларыбызны яңа уку елына әзерләүдә булышкан бик күпләргә олы рәхмәтләрбезне җиткерәбез.

Барыгыз алдында баш иябез, Аллаһ һәрбарчагызны да бәла-казалардан сакласын.

Ольга Трокова,

Сизнер авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев