Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боздылар, төзәтсеннәр

Мин - Балтач бистәсенең Татарстан урамында яшәүче ялгыз пенсионер, хезмәт ветераны, икенче төркем инвалид, сугыш чоры баласы. Сезнең газетаның актив язылучысы һәм укучы. Сезгә үземнең моң-зарымны белдерергә телим.

Эш шуннан тора, сүз минем шәхси хуҗалыгыма зыян турында. Әллә язмышым, әллә ялгышым 7 юл чатында калдым ялгызым. Булатов урамыннан чишмәгә төшү юлында минем рәшәткә буйлап, кыш көне канау казып, балчыгын асфальты булган юл өстенә салдылар, канауларны ярым күмелмәгән, юл бетте, пычрак балчык өстеннән яңгыр яуганда йөрү мөмкин түгел. Урамнан йөрүчеләр минем бакчаның ике башыннан рәшәткәсен кубарып алып, минем хуҗалык бакчасы эченнән үтеп йөрделәр. Оныгым кайткач, аңа коймаларны ясаттым, сукмак салынган такыр җирне эшкәртеп, түтәлләр ясадык. Көзге яңгырлар башлангач, коймаларны ватып, тагын бакчамны таптап йөрмәсләр, дип кем ышанып әйтә ала.

Шуңа күрә, тәкъдимем шул. Канауларны яхшылап күмсеннәр. Урам юлының өстенә экскаватор белән ташланган балчыгын алып, юлны элеккеге асфальт хәленә кайтарсыннар яки яңа баштан таш түшәп, юл ясасыннар. Әлеге юлдан ничаклы кеше көн дә чишмәгә барып кайта, эшкә, укырга йөри. Нидисәк тә, бистәнең бердәнбер чишмәсе бит ул! Салкын чишмә дигән матур исеме беркадәр үз дәрәҗәсен югалта бара. Тирә-ягы чүп-чар, пластик һәм пыяла шешәләр белән тулган. Су буенда агачлар ауган. Моннан берничә ел элек Хәниф Бариев җитәкләгән оешма чишмәне төзекләндереп, улаклар ясатып, матурлап куйган иде. Хәзер аны караган бер кеше дә юк, ташландык хәлгә килеп бара. Чишмә өенең тәрәзәләрен ватып керделәр, такта кадаклагач, анысын да кубарып керүчеләр пәйдә булды.

Халык исеменнән үтенечебез шул: район үзәгендә бердәнбер булган бу чишмәгә һәм халык күпләп йөри торган шул юлга игътибар булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250