Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөрбаш җирлегендә “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу булды

Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында 12 ноябрьдә Бөрбаш җирлегендә "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу булып узды.

Анда милли, рухый әхлакый кыйммәтләр формалаштыру максатыннан, мәктәп китапханәчеләре һәм Бөрбаш урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары да ктнашты. Әлеге очрашуда килгән вәкилләребез Бөрбаш урта мәктәбе башлангычларының "Аулак өй"ләрендә кунакта булдылар, яңа мәктәп белән таныштылар, мәктәп директоры Бариева Гүзәл Галимулла кызының "Милли тәрбия" буенча чыгышын тыңладылыр.
Бөрбаш балалар бакчасы әзерләгән концерт номерлары да көчле алкышларга күмелде. Зур һәм матур итеп әзерләнгән күргәзмәдә балалар бакчасы һәм мәктәп коллективларының да өлеше зур иде. Әлеге очрашуда "Ак калфак" оешмасы рәисе Идрисова Кәдрия Рәис кызы һәм "Сөембикә" журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250