Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөрбаш мәктәбе укытучылары ярты көнлек хезмәт хакын районның "Изгелек" хәйрия фондына күчерү инициативасын белдерделәр.

Совет халкының, прогрессив кешелек дөньясының Бөек Ватан сугышы 70 еллыгын дөнья күләмендә олы бәйрәм буларак үткәрергә санаулы көннәр калып бара. 1418 көн, 1418 төн барган сугышның хәсрәтле җиле кагылмаган илебездә, республикабызда, районыбызда бер генә нигез дә юк.

Бу яра - мәңгелек. Ул чорда яшәгән әти-әниләргә, әби-бабайларга, балаларга, фронтта һәм тылда, үлем астында, ачлы-туклы, ялангач килеш салкын кырда туачак Җиңү таңын якынайтырга туры килгән. Авыр булса да, киләчәккә ышаныч һәркем күңелендә яшәгән. Ул көн миллионнарча корбаннар бәрабәренә илебезгә Җиңү көне булып килгән.
Хәзер инде сугыштан соң туган балага да 70 яшь. Еллар үтсә дә, күңел тулы яра, хәсрәт. Җиңү алып кайткан ветераннар сафы да көнләп түгел, сәгатьләп сирәгәя. Тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының һәммәсе һәйкәлгә лаек.
Җиңү таңын якынайткан сугыш һәм тыл ветераннарыбызга рәхмәт йөзеннән, 70 еллык олы тантанага тыйнак кына үз өлешебезне кертү максатыннан, ярты көнлек хезмәт хакыбызны районның "Изгелек" хәйрия фондына күчерергә карар кылабыз. Безнең мөрҗәгатькә кушылып, изге гамәлебезне чын күңелдән, сугышлар булмасын, ачлык, кайгы-хәсрәтләр яңадан килмәсен, дип бергәләп башкарыйк!
Чын йөрәктән, бүгенге тыныч тормышны бүләк иткән сугыш чоры балаларына рәхмәт йөзеннән күчерик. Бу, әлбәттә, рәхмәтнең бер тамчысы гына. Ә тамчыдан күл җыела. 70 еллыкны, сугыш һәм тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының күңеле булырлык, һәркемгә мәңгегә истә калырлык итеп уздырыйк.
Бөрбаш урта мәктәбе укытучылар коллективы
Фото: http://www.vtura-apk.gossaas.ru/article/show/id/109

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250