Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөрбаш Сәрдегәне... Авыл әбиләре беләләр

«Иң беренче кая барыйк, кемгә керик», дип озак баш ватарга туры килмәде. Бер-бер артлы өч капкадан чыгып, капка төбенә «утырма»га килүче әбиләрне күрдек тә, шулар янына туктадык.

Көн шактый салкынча булса да, әбиләребез иртә яздан кара көзгә кадәр шулай ял итеп ала икән.
- Безнең тирәләр бик дус яши, Аллага шөкер, - ди үзләре.
Язмыш җилләре аларны шушы авылда очраштырган: Гөлфирә апа Гайнетдинова - Мари Иленнән, Фәлиянур апа Дәминова - Бөрбаштан бирегә 40-50 ел элек килен булып төшкән. Фәкать Мәгъсүмә апа Шәрипова гына шушы авылда туып-үскән. Өчесе дә гомер буе колхозда эшләгән, терлек караган, сыер сауган, дөнья көткән, балалар үстергән. Икесе - ирен, берсе газиз баласын җир куенына салган бу әбиләр авылның үткәненнән дә, бүгенгесеннән дә яхшы хәбәрдар. Ничәнче елда колонкалар кертелгәнен дә, үзәк урамга кайчан асфальт җәелгәнен, кайчан газ яга башлауларын да беләләр. Өчесе бер булып: «Бик рәхәт, бик матур тормышта яшибез», - дип шөкерана итәләр.
Шөкер итәрлек тә! 57 хуҗалыклы авылда... бүген бар нәрсә дә бар: мәчет, мәктәп, ФАП, клуб, балалар бакчасы, кибет... Газ, су, асфальт юлны әйттек инде. Авылның бер өлеше моңа кадәр юлсыз тилмергән - быел ике урамга грант акчасына, бер урамга узара салым акчасына таш түшәлгән. Авыл уртасына салынган обелиск та тәртипкә китерелгән. Кыскасы, яшә дә, яшә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250