Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөрбашның социаль хезмәткәре «Нобель премиясе»нә

Социаль хезмәткәрем Лилия Сәгәтдинова тормыш итәргә илһам бирә.

Мин Рашит Шәфигуллин 1942 елның 1 маенда Бөрбаш авылында туып үстем. Инде менә олыгайган көнемдә ялгызым гына туган авылымда гомер кичерәм.

Ялгыз яшәү, әлбәттә, җиңел түгел. Тормыш булгач төрле хәлләр була. Минем кебек ялгыз яшәүчеләрнең көндәлек борчу-мәшәкатьләрен хәл итүдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина күп көч куя. Даими рәвештә хәлне белеп тора, проблемалар булса тиз арада хәл итү чарасын күрә.

Миңа да тормыш итүдә ярдәм кулы сузарга, тәрбияләргә дип социаль хезмәткәр итеп Лилия Сәгәтдинованы билгеләде. Шул көннән башлап минем ялгыз көн итүләрем җиңеләйде. Лилия өемә килеп керсә балкып май кояшы чыккан кебек була. Әзерләнгән ризыклары, эчерткән чәйләре телне йотарлык тәмле. Өс-башым, урын-җирләрем һәрвакыт чиста итеп юылган. Аның белән дөнья хәлләрен сөйләшеп утыру да җанга рәхәтлек бирә. Юкса үзенә дә тормыш алып баруы җиңел түгел - берүзе ике кыз үстерә. Шуңа да карамастан, ул шат күңелле, оптимист, тормышны сөюе белән миңа да алга таба яшәргә, тормыш итәргә илһам бирә.

Шундый әүлиядәй кешелекле Лилиянең җитәкчеләренә сүзем шул: шуның хәтле үз эшенә бирелгән, барысын да җиренә җиткереп эшләүче хезмәткәр олы рәхмәткә генә түгел, ә бәлки кешелеклелек номинациясендә «Нобель премиясе»нә дә бик лаек!

Ихтирам белән Рашит Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250