Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөрбашта ир балалар өчен ислам пансионаты ачыла. Кайчан?

“Ярдәм” фонды пансионаты балаларны ислам рухында тәрбияләп, ислам дөньясы өчен имамнар, галимнәр әзерләүгә юнәлдерелгән.

 9 ноябрьдә Бөрбаш авылында ир балалар өчен ислам пансионаты ачыла. Бу хакта “Ярдәм” хәйрия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа пансионатта якындагы авыллардан килгән 12-15 ир баланы түләүсез укыту, яшәтү һәм тукландыру планлаштырыла. Көндез алар гомумбелем мәктәбендә укыячак, кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия дәресләре алачак.

“Ярдәм” фонды пансионаты балаларны ислам рухында тәрбияләп, ислам дөньясы өчен имамнар, галимнәр әзерләүгә юнәлдерелгән.

Бөрбаш авылындагы элеккеге мәктәп бинасында ир балалар өчен ислам пансионатын ачуны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тәкъдим иткән.

Ташландыкка әйләнгән бина фонд меценатлары ярдәмендә тулысынча төзекләндерелгән һәм яңартылган.

Бәйрәм тантанасы иртәнге сәгать 9да башлана.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев