Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөрбашта «Сабантуй» паркы булачак?..

Җәлил хәзрәт Фазлыевны сабан туе мәйданында очраттык. Зәвык белән эшләнгән чишмә «өе» тирәли тау битенә утыртылган агачларны карап йөри. Безнең якта сирәк очрый торган каштаннарга кадәр төп бикләп яшәреп утыралар.

Чишмә яны гына түгел, мәйданны әйләндереп алган тау битләренә тоташтан төрле агачлар утыртылган. «Йөзләгән төп үсентене ике егет утыртып чыкты. Күңел биреп эшләгәннәренә рәхмәт йөзеннәндер мөгаен, барысы да төп бикләп китте», - дип сөенә Җәлил хәзрәт.

Чишмәдән аста, бер ягы балчык ташып күтәртелгән дамба уртасында җыйнак кына матур бер күл җәйрәп ята. Сазлы урыннарны киптереп, чокыр-чакырларга балчык ташып гаять зур күләмле эш башкарылган.

Әле бергә утырып исәпләргә вакыт тими, кара исәп белән 2 миллион сумнан артык эш эшләнде инде, диләр бу төзелешкә чың күңелдән кайгыртып, булышып йөрүче Бөрбаш җирле үзидарәсе җитәкчесе Сәйдәш Хәкимов, авылдагы урта мәктәп директоры Гүзәл Бариева. Бернинди дә программага кермәгән, бюджеттан ярдәм көтелмәгән шундый зур төзелешкә тотынса бер Җәлил хәзрәт тотына инде бездә дип авыллары имамына җылы мөнәсәбәтләрен күрсәтеп алдылар.

Мәйдандагы авыр һәм зур чыгымлы балчык эшләрен нигездә «МДСУ-1» һәм «Мелиоратор» оешмасы механизаторлары, шоферлары башкарган. «Юлчылар» җитәкчесе Рашит Ильясов хезмәтләре өчен күчергән 35 мең сумны да алмады. Мелиораторлар җитәкчесе Хәниф Бариев та бик мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше булып чыкты», - дип Җәлил хәзрәт әлеге төзелештә ярдәм күрсәткән һәм күрсәтүче дистәләрчә ярдәмчеләрен санап чыкты.

Узара салым акчасын 400 сумнан җыюның да файдасын күргәннәр, республикадан 4кә тапкырлап килгәне белән шактый саллы сумма җыелган. Ул акчага авыл ягыннан мәйданга илтүче урам юлларына вак таш җәйгәннәр, чишмә коеларны рәтләгәннәр һәм рәтлиләр. Коелар димәктән, Бөрбашта әле дә рәхәтләнеп су алып була торган өч кое бар, тагын икене ремонтларга планлаштыралар. Элек-электән авыл халкын сулы иткән коеларның сакланып калуы да Җәлил хәзрәтнең инициативасы.

Авылда үзенең эшчәнлеге белән республиканы таныткан мәчет-мәдрәсә, мәктәп, мәдәният, сәламәтлек учреждениесе биналары...һәркайсында Җәлил хәзрәт Фазлыевның өлеше бар. Кайсын үзе башлап йөреп тәзеткән, кайсына зур ярдәм күрсәткән. Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең баш казые буларак, якташыбыз республика җитәкчеләре арасында, алай гына да түгел, Россия күләмендә дә билгеле шәхес. Сүзе үтә.

Әнә узган ел Бөрбашта узган мөселман балалары милли Сабан туена бик күп танылган шәхесләрнең һәм югары урыннарда эшләүче җитәкчеләрнең килүе аңа хөрмәтнең билгесе түгелмени. 26 нчы июль көнне узачак быелгы Сабантуйга да кунаклар күп көтелә.

«Узган ел бәйрәмгә барысы 3000ләп кеше җыйганбыздыр. Бу сан ел саен арта. Быел тагын да күбрәк кеше каршыларга хәзерләнәбез», - ди Җәлил хәзрәт. Монда район җитәкчелегенең дә ярдәме зур. Чимал юнәтүдә, теге яки бу эшнең вакытында башкарылуында өстән әйтелгән күрсәтмәнең нәтиҗәсе булмый калмый.

­- Бу урынны авыл халкы рәхәтләнеп ял итә, күңел ача торган бер мәйдан - парк итеп күрәм, - ди Җәлил хәзрәт.
- Күлдә фонтан булачак. Әйләнә тирәсен яшеллеккә күмәбез, утыргычлар куябыз...
Шулай итеп республикада игълан ителгән парклар һәм скверлар елында районда ике «Сабантуй» паркы булачак. Икенчесе тулысы белән диярлек Бөрбаш имамы Җәлил хәзрәт тырышлыгы белән халык акчасына, халык ярдәме белән төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250