Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәкәтле гомер юлы

Районыбызда бик матур, бәхетле гаиләләр яши. Гомер юлын бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып, намуслы тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә, мул тормыш корып, бүген балалары, оныклары белән горурланып яшәүче кадерле туганнарыбыз - Фирая һәм Илсур Гыйматдиновлар гаиләсе шундыйлардан.

Алар Балтач бистәсендә яшиләр, табигатьләре белән икесе дә авыл кешеләре, туган җиргә береккән, туган туфракта үз бәхетен тапкан язмыш ияләре. Илсур һәм Фирая кебек бер-береңне аңлап, яратып һәм яратылып яшәгәндә, нигезең бусагасыннан алып кергән малың хәләл саналып, тырыш хезмәт белән табылганда, сабыйларның шатлыгы белән шатланганда татыган татлы мизгел - бәхетнең үзедер ул. 36 ел иңне-иңгә куеп, авырлыкларны, сөенечләрне бергә кичереп яшәү - аздырмы, күптерме, әмма бу пар: "Гомер үткәнен тоймый да калдык",- диләр.

Шушы көннәрдә Илсур абыйның 60 яшьлек юбилеен каршы ала. Кай арада үткән бу гомер диген.

1955нче елда Кыргызстанның Ош өлкәсендә дөньяга килгән егетнең балачагы, яшьлеге Смәел авылында үтә. Биредә мәктәптә укый. Армия сафларында хезмәт итеп кайта,
1976нчы елда райпога рәссам булып эшкә урнаша. Ветеринария техникумында белем ала. 1979нчы елда "Хезмәт" газетасына корреспондент булып эшкә килә, соңрак авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп билгеләнә, җаваплы сәркатип-редактор урынбасары булып эшли.
Тырыш хезмәте өчен районның Мактау таныклыгы белән дә бүләкләнә. Сәрдегән кызы Фирая белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Илнар финанс-икътисад университетын тәмамлый. Кызлары Регина аграр университетта белем ала, Резедалары медицина университетын тәмамлый.

Балалар үскән, инде оныклар багар чак. Әби дә, бабай да оныклар тәрбияләүдә олы таяныч. Олыгайган көннәреңдә газизләреңә кирәк һәм терәк булып яшәүдән дә мөһимрәк ни бар икән?!Бу яктан Илсур абый бик тә бәхетле әти һәм дә бабай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250