Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөртекләп санар чаклар (ахыры)

Инде менә өч ел эчендә күзгә күренерлек матур казанышларга ирешеп, шушы игелекле юнәлешне тагын да нәтиҗәлерәк итү максаты белән уйланып, янып йөргән бу вакытта, Зөлфирә Камаловага тагын бер бик мөһим җаваплы миссия тапшырылды - ул "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Балтач районы буенча төп җитәкче итеп билгеләнде.

Милли гореф-гадәт, борынгы тарихи хәзинәләрне барлап, шулар нигезендә өметле киләчәк буын тәрбияләп үстерергә йогынты ясардай көч, әлбәттә, Зөлфирә кебек эчкерсез, ихлас, фидакарь затлар йөрәгендә туплана. Ул иң башта янәшәсенә үзе кебек изге эштә әйдәп барырга сәләтле, инандыру осталыгы һәм тормыш тәҗрибәсе зур булган дәрәҗәле, зыялы күркәм затлар туплады.Оешманың үзенчәлекле программасы төзелгәннән соң, алар бергәләп, кешеләр игътибарын җәлеп итәрдәй чыгышлар оештырырга керештеләр.

Иң элек "Ак калфак"ның нурлы йөзен, изге максатын ачып салу өчен үтемле мәдәни чаралар кулланырга туры килде. "Ак калфак"ның энҗеләрен бөртекләп җыяр чаклар" - дип уздырылган җыенда миңа да катнашырга туры килде. Бәйрәмгә үзгә буларак район буенча барлык җирлекләрдән ак яулыклы әбиләрне, яшь киленнәрне, укучыларны, хатын-кызлар советы җитәкчеләре чакырылган. Биредә гореф-гадәтләрнең тере күренешләрен күрергә мөмкин иде. "Кыз урлау", "Яңгыр теләү", мөнәҗәтләр, татар халкының милли биюләре, тальянга җырлаулары үткәннәрнең гореф кайтавазы булып яңгырады.

- Менә шуларны, миләтне саклау, киләсе буынга түкми-чәчми тапшыру, нәкъ менә "Ак калфак" оешмасының төп бурычы,- диде әлеге җыенда катнашучы кунагыбыз Кадрия Рәис кызы Идрисова "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. Бай тарихлы Карадуган авылындагы "Себер тракты" музее, милли тәрбия югары дәрәҗәдә куелган Карадуган урта мәктәбе, яшь буынга үзенең үткәненә, тарихына карата мәхәббәт шытымнары бирүен азсызыклап үтте.

Дин һәм әхлак тәрбиясе буенча республикада танылган, дан тоткан Бөрбаш авылында Җәлил хәзрәт Фазлыев белән мәктәп директоры Гүзәл Бариева, аның коллективы ярдәменә таянып, оешманың истә калырлык, сокланырлык, уйланырлык бай программалы "Милли рухлы гаилә учагының син асыл зат - гаилә тоткасы" дигән мәдәни-тәрбия чарасы үткәрелде.

Әлеге очрашудан соң сөйләшүдә: "Минем янымда таянычым, нык терәгем Фәритем һәм гомерем буе яхшы җитәкчеләр белән эшләргә насыйп булды. Минем тәгъдим планнарымны һәрдаим хуплап, ярдәм кулы суздылар. Балтач район башлыгына, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенә, аның социаль мәсьәләр буенча урынбасарына да, районда "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының барлык чараларын үткәрүдә булышлык иткән мәдәният, мәгариф, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренә, балаларга һәм ветераннарга олы рәхмәтле мин", - ди өч оныгы кочагында сөенеп яшәүче Зөлфирә Камалова.

Алай да, бүгенге катлаулы, каршылыклы тормышта матди ихтыяҗларның гына өскә калкып чыгуы, кешеләрнең эчке культурасында рухи кыйммәтләрнең йомшара баруы Зөлфирә кебек табигатьтән тәрбияче булган гамьле, иманлы, олы йөрәкле фидакарь затларны проблемага чишелеш эзләп чаң сугарга мәҗбүр итә.
"Ак калфак" оешмасының төп бурычы: кешеләрнең яшәү рәвешен мәгънәлерәк итү, акыл һәм сәләтне матди ихтыяҗларга гына түгел, ә бәлки рухи камиллеккә дә юнәлтеп, игелекле, инсафлы киләчәк буын тәрбияләүдә олы җаваплылык тою кебек асыл сыйфатлар сеңдерүдән гыйбарәт.
Милли кыйбланы җуеп, читләр йогынтысында булган әхлакны тазарту, милли рухны яңарту өчен тәҗрибәле өлкәннәр һәм яшьләр, балалар арасында ышанычлы күпер салу "Ак калфак" оешмасы эшчәнлегенең тайпылмас юнәлеше икәнлеген җаны-тәне белән тоеп йөргән Балтач әйдаманы Зөлфирә Камалова, һичшиксез, үзе артыннан милләт язмышы өчен борчылган башка фидакарьләрне дә ияртер, дип ышанырга кирәк. Чөнки аның тынгысыз җанында ничә буын хәзинәсен түкми-чәчми башкаларга да җиткерү омтылышы ята.
Игелекле гамәлендә, һичшиксез, үзе кебек көчле, сәләтле фикердәшләр табар ул. Зөлфирәгә бетмәс-төкәнмәс бу иҗтимагый хезмәтендә бары тик уңышлар гына телисе килә. Балтач халкының ихтирамын яулап, озак еллар армый-талмый эшләр әле ул.
Фәридә ШАКИРОВА,
Татарстан Республикасының атказанган
мәдәният хезмәткәре.
Башы: http://www.baltaci.ru
http://www.baltaci.ru
http://www.baltaci.ru
http://www.baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250