Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөртекләп җыйган матурлык

Яраткан һөнәре аны эшле дә, ашлы да иткән

Гөлсимә Шаһиәхмәтова 1951 елда Балтач районының Куныр авылында  дөньяга килгән. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Гафиятулла абый белән Кадимә апаның дүртенчесе балалары була.

Гөлсимә Чепья урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга керә. Ул укырга кергән елны апасы Тәгъзимә тормышка чыгып Караганда шәһәренә чыгып китә, ә абыйсы Габдулланы армиягә хезмәтенә алалар. Энесе Мәхмүт техникумда укый. Шулай итеп әти-әниләре пенсионерлар эшче көчсез калалар. Энесен укытыр, әти-әнисенә ярдәм итәр өчен ул укуын калдырып, Куныр башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Аның бик тә студент буласы килә. Абыйсы армиядән кайтып эшли башлагач, ул укуын Ленинград дәүләт мәдәният институтының Казандагы филиалында дәвам итә. Шул елларда тормышка чыга. Иптәше офицер булганлыктан, аларга күп җирләрдә яшәргә туры килә. Гомерләренең күп өлешен  Казахстанда Караганда шәһәрендә яшиләр.

Гөлсимә апа һөнәре буенча китапханәче. Кайда гына яшәсәләр дә, ул эшсез булмый. Караганда шәһәрендә 14 ел политехник университетының китапханәсендә бүлек мөдире, шул ук вакытта кичләрен китапханәчеләр әзерли торган техникумда дәресләр бирә. Аңа политехник университет ректоры беренче курста яңарак кына өйрәнә башлаган информатика фәнен укытырга тәкъдим итә. Бу әле компьютерларның гамәлгә кереп бара торган чоры гына була. Ул беренче курс студентларын  традицион каталоглардан, компьютерлардан үзләренә кирәк мәгълүматны җыярга, курс һәм диплом эшләрен дөрес итеп эшләргә өйрәтә. Әйбәт кенә эшләп-яшәп ятканда, Советлар Союзы таркала. 1994 елның җәендә гаиләләре белән Казанга күчеп кайталар. Ул елларның авырлыгын алар үзләре генә белә. Фатирларын сата алмыйлар, алучы юк, китүче күбрәк була. Җыйган акчалары реформа белән бер тиенгә әйләнә. Гөлсимә апа Казанда Татарстан Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлегенә баш китапханәче булып эшкә урнаша. Шул елларда университетның тел белгечләре белән берлектә «Китапханәләр, нәшриятлар һәм мәгълүмат оешмалары хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек» эшләп нәшер итәләр. Бу сүзлек бигрәк тә чит төбәкләр өчен гамәли яктан файдалы һәм һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле белешмә басма була.

Яше барган саен Россиянең төрле төбәкләренә командировкага йөрү авырая башлый, сәламәтлеге дә сиздерә. 1998 елда китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең рус һәм бөтендөнья әдәбияты секторына мөдир итеп билгелиләр.

2020 елда аның күпьеллык хезмәте «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында гражданнар матбугатына караган рус китабы (1709–1830)» каталогы нәшер ителә. Гөлсимә Шаһиәхмәтованың бу китабы Бөтенроссия конкурсында «Универсаль библиографик басмалар» номинациясендә икенче урынны алган.

Гөлсимә апа 2020 елның җәендә лаеклы ялга китә. Бүгенге көндә улының гаиләсе белән хөрмәттә, тәрбиядә яши. Туганнарына олы терәк, киңәшче, авыл халкына ачык йөзле Гөлсимә апа:

- Дөньялар җайланды, тормышым бар яктан да түгәрәк. «Илдә чыпчык үлми» дигән халык мәкаленең дөреслегенә инандым, – дип сөенә.

Илзия Нәҗипова,

Куныр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев