Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтен гомере үз эшенә, халкына хезмәт итүдә (+фото)

Минзөфәр Мәүләви улы 1934 елның 24 ноябрендә Киров өлкәсе Нократ Аланы районының Түбән Шөн авылында туган. Аның балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә, җитмәсә яшь ярымда әнисе дә үлеп китә.

Минзөфәр МӘҮЛӘТШИН – Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы, югары квалификацияле судья дәрәҗәсенә ия булган кеше, үзенең 46 ел гомерен Татарстан Республикасының суд системасында эшләүгә багышлаган, аның 32 елы – Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе урынбасары. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда, отставкадагы судья булып санала.

– Кеше булу теләге бик зур иде, моның өчен бик күп укырга, тырышырга, мөстәкыйль булырга туры килде. Авылдан чабата киеп чыгып киттем мин, – ди Минзөфәр Мәүләви улы.

Киров өлкәсендәге татар авыл мәктәбен бетергәннән соң, Владивосток шәһәренең Диңгез авиациясендә өч ел армиядә хезмәт итә.

– Россиянең иң яхшы уку йортларының берсендә белем алуымны бәхет эше дип саныйм, – дип искә ала Минзөфәр Мәүләви улы. – Армия хезмәтеннән соң миңа үземнең ике хезмәттәшем белән Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының чит телләр факультетына укырга керергә юллама бирделәр. Без килгәндә кабул итү тәмамланган иде инде, әмма югалып калмадык: Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетына, абитуриентлар кабул итү игъланын күрү белән, бәхетебезне шушы факультетта сынап карарга булдык. Укырга керү өчен алман теленнән имтихан бирергә кирәк иде. Мин укыган авыл мәктәбендә чит телләр өйрәнү мөмкинлеге булмау сәбәпле, бу телне белми идем. Әмма югалып калмадым, миннән алда имтихан бирүченең җавап биргәнен игътибар белән тыңлап тордым да, нәкъ ул тәрҗемә иткәнчә, бер хатасыз сөйләп бирдем. Шулай итеп, мин студент булдым. Университетта миңа бу телне барыбер өйрәнергә туры килде, алга таба кандидатлыкка имтихан да бирдем әле. Шулай итеп, минем гомерем юриспруденция белән тыгыз бәйләнеп китте.

Үзенең хезмәт юлын ул, 1962 елда М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң, Казан шәһәрендә башлап җибәрә. 1963 елда ТАССРның Югары Суды әгъзасы итеп сайлана, 1975 елда – урынбасар, ә 1993 елда Татарстан Республикасының Югары Суды рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. 2000 елдан башлап судьяларны ил Президенты билгели башлый, бу имтиханны да Минзөфәр Мәүләви улы уӊышлы уза.

Язманың дәвамы - "Хезмәт" газетасының 16 санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: судья