Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтендөнья татар конгрессы балтачлыларга рәхмәт белдерә (фото)

Күптән түгел Балтачыбызда "Бишек туе" дип исемләнгән әдәби кичә гөрләп узды.

Сайтыбызда да, газетабызда да бу хакта җылы язмалар урын алды. Чарада актив катнашканнар әле дә шул чара тәэсирләре белән яши. Әлеге матур бәйрәм хакында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы вәкилләрен тарафыннан да бик күп мактау сүзләре килеп иреште.Шулай ук бу чараны әзерләүдә актив катнашкан, конкурсларда җиңү яулаган, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә һәм гореф-гадәтләрне саклап калып, яшь буынга җиткерүдәге нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен мәгариф учреждениеләре Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Карадуган балалар бакчасы мөдире Зөһрә Бәдретдиновага Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Рәхмәт хатына ия булучылар:
- Балтачның 3 нче номерлы балалар бакчасы;
- Балтачның 2 нче номерлы балалар бакчасы;
- Балтачның 4 нче номерлы балалар бакчасы;
- Балтачның 5 нче балалар бакчасы;
- Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы музыка җитәкчесе Илһамия Таһир кызы Васильева;
- Нөнәгәр балалар бакчасы тәрбиячесе Тләкова Зөлфидә Кәфил кызы;
- Гомуми үсеш бирүче төрдәге Кариле балалар;
- Кече Лызи балалар бакчасы тәрбиячесе Филипова Анна Викторовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250