Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Балтачта квест узды (+фото)

Делегатлар Сабантуй ял паркында авыл тормышының үзенчәлекләре белән танышты. Алар миллек бәйләргә өйрәнде, печән чапты, көянтә белән су ташыды, ат арбасына утырып йөрде, сыер сауды, сөттән каймак аерды.

“Балтачлар безгә бөтен эшне эшләтеп җибәрмәкче бугай”, – дип шаярттылар. Делегатлар автобуста Сабантуй ял паркы янына килеп туктагач ук яңгыр башланды, шуңа квест күбрәк авыл кешеләренең шөгыльләре белән танышуга охшаган иде, ләкин биремне үтәп карарга теләүчеләр өчен чын сынау булды. Делегатларның зур өлеше бүген Болгар шәһәрендә, бирегә килгәннәре татар авылы тормышы белән танышу максатыннан Балтачны сайлаган. Балтачта кунак булган делегатлар Рәсәйнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән җыелган. Бүгенге сәяхәтләреннән канәгать калдылар, яңгыр яуганда да шаяртып, биеп күңел ачтылар, һәрнәрсә белән чын күңелдән кызыксындылар. Делегатлар өчен фотоконкурс та уздырылды. Инстаргамда урнаштырылган фотолар арасында Удмуртия татарлары аккаунты җиңде. Фотоларны инстаграмда #форумбалтач2018 хештегын җыеп карарга мөмкин.

Миләүшә Халикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр форумы