Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтенроссия экологик диктантында катнаш!

2021 елның 14-21 ноябрендә Татарстан Республикасында Бөтенроссия экологик диктанты үткәрелә.

Быел чара офлайн-форматта һәм https://экодиктант.рус порталыда онлайн-форматта узачак. Офлайн мәйданчыкларны теркәү 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Оештыручылар - Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, «Равноправие» АКБО, «Ангел-ДетствоХранитель» ҖЧҖ һәм «Федераль балалар экология-биология үзәге»ФДБМУ.

Экологик диктант тест формасында узачак, ул 25 сорауны үз эченә ала. Биремнәр 4 катлаулылык категориясе буенча дифференциацияләнгән:

- 12 яшьтән кечерәк балалар;

- 12-18 яшьлек яшүсмерләр;;

- олылар профильле белемсез яки экологик өлкәдә тәҗрибәсез;

- профильле белем һәм экологик өлкәдә тәҗрибә туплаган өлкәннәр.

Биремнәрне үтәүгә барлыгы 45 минут вакыт биреләчәк. Тест барышында төрле мәсьәләләр каралачак, шул исәптән энергия һәм ресурсларны саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, экологик гадәтләр формалаштыру һәм экология белән бәйле башка мәсьәләләр.

Диктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар катнашучы сертификатлары яки җиңүче дипломы белән бүләкләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасы Бөтенроссия экологик диктанты язу буенча иң актив төбәк булды. Шулай ук Татарстан җиңүчеләр саны буенча беренче урынны алды, экологик агарту акциясендә барлыгы 4 772 кеше катнашты.

Белешмә: Экологик диктант - ул ел саен үткәрелә торган проект, аның максаты - Россия халкының экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү, экологик белемнәрне популярлаштыру һәм экологик өлкәдә волонтерлыкны үстерү. Беренче тапкыр диктант 2019 елның 6 сентябреннән 15 октябренә кадәр мәктәпләрдә узды. Россиянең 45 төбәгеннән 80 меңнән артык кеше акциянең пионерлары булды. 2020 елда катнашучылар саны 2,8 млн кешегә җиткән, ә география 85 регионга кадәр киңәйгән. Аларның 62сендә 3600гә якын офлайн-мәйданчык оештырылды, калганнары экодиктант.рус порталы ярдәмендә үзләренең экологик грамоталылыгын тикшерде.

Фото: экодиктант.рус

Чыганак: eco.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экологик диктант