Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу дөньяда юкка яшәлмәгән

...Будөньяда юкка яшәлмәгән, Нидер кала җирдә бездән дә! Гарифҗан Мөхәммәтшин.

Норма урта мәктәбендә, гомумән, Нормада, башка төбәкләр өчен дә үрнәк булган эшләр башкарыла. Мин шуларда катнашуым белән үземне бәхетле саныйм. Беренчесе, моннан берничә ел элек булды. Клубка керү белән авыл тарихын күрсәткән фотолар, китаплар күргәзмәсенә күзең төшә - монысы Норма урта мәктәбе коллективы эше. Залга үткәч, сәхнәдә 60, 70, 80 яше тулган авылның хөрмәтлеләре - укытучылар һәм башка һөнәр ияләре. Аларны төркем-төркем шул чордагы укучылар, яшьләр залдан менеп котлый. Һәр төркем үзенчә җыр-бию һәм кызыклы истәлекләр сөйләп чыгыш ясый, өлкәннәрне котлый. Күптән түгел үткәне дә гыйбрәтле. Монысы Норма урта мәктәбендә актлар залында. Зәвыклы бизәлгән залда альбомнар һәм тыйнак кына фоторәсемле стенд - аңа «Сагынырлык эзе калды» дип куелган. Стендны карагач ук аңлыйсың - Бариевлар гаиләсе турында икән. Фирдәвес - шушы мәктәптә 29 ел директор булды, аның җәмәгате Флера татар теле һәм әдәбиятыннан укытты.
- 2013нче елның 22 апрелендә Бариев Фирдәвес Бари улына (исән булса) 80 яшь тулган булыр иде, - дип, әлеге җыенны шушы мәктәптә математика укыткан һәм укыту-тәрбия эшен җитәкләгән Гөлсем ханым Миннебаева тәкъдим итә һәм кирәкле чыгымнарны да үз өстенә ала. Норма урта мәктәбенең тарих укытучысы Флера Кәлимуллина тарихи истәлекләргә бай, кызыклы материаллар туплаган.
Искә алу җыенын Норма мәктәбендә укып, инде 36 елын шушы мәктәптә эшләүче Фәридә Фәрит кызы алып барды. Бариевлар - Фирдәвес һәм Флера, һәрчак шат күңелле, җор сүзле булдылар, алар еламады - көлдерделәр дә көлделәр дә, күңелле яшәделәр. Шуңа күрәдер аларга багышланган кичә дә шулай үтте.
Инде бакыйлыкка күчүенә 17 ел үткән Флера Бариева турында фән укытучысы буларак та, ир хатыны дигәндә дә җылы сүзләр күп булды, урыны оҗмахта булсын дидек. Күп еллар укытучыларга да, укучыларына да әтиләрчә якын һәм таләпчән булган, физика-химия укыткан директор Фирдәвес Бари улы турында (вафатына 12 ел үткән) сөйләүчеләр күп булды. Чыгыш ясаучылар директорлары Фирдәвес Бариевның укымышлы һәм кешелекле булуын дәлилләп искә алдылар. Ул укытучыларның эшен югары бәяләп, һәрберебезне үз биеклегендә тота алды. Коллектив бердәм булды. Ул үзенең тыйнак һәм эшчән коллективы, уку-укыту эше мөдирләре белән татулыкта эшләде дә эшләде. Аеруча авылдашы Фәрит Кәлимуллин белән эшләгән елларында үзе хуҗалык эшләре, мәктәп төзелеше буенча йөргәндә укыту-тәрбия эше өчен укучы һәм укытучылар өчен директорның җаны тыныч иде. Ә коллектив елмаеп кына үзенчә эшләтә белүче Фәрит абыйларына да рәхмәтле булуларын сагынып искә ала.
Бариев Фирдәвес Бари улы 1952нче елны укыта башлап, 1999нчы елга кадәр мәктәптә, авыл халкы, колхоз белән бергә яшәде һәм эшләде, киләчәккә үзе кебек эшчән кешеләр тәрбияләде. Рәхмәт аңа, рухы шат булсын. Инде барысына да рәхмәт белдереп, Бариевларның нәсел дәвамчысы кадерле уллары Рәшит чыгыш ясады... Бу очрашуда өлкән буын кешеләренең күңелләре яшәрде дә, яшьләнде дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250