Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу эш тә тарихка кереп калсын...

Бөтен халык күтәреп алып, әлеге изге эшкә тиз генә ярдәм дә җыелды

"Әтиебез мәңгелек йортка күчкәч, зиратка еш кердек, чәчәкләр утыртырга менгәч, әнием "кызым, кара әле бу зират өен, бигрәк начар хәлдә, Аллаһ боерса үзебез тырышып, түбәсен булса да алыштырырбыз әле, насыйп булса...", - диде. Миңа шул сүз җитә калды. "Ник без шундый бердәм авыл Аллаһыга шөкер, ничек зур итеп "Авыл киче" бәйрәмнәрен оештырабыз, ник без шушы зират өен генә эшләп чыкмаслык халыкмени?", - дигән фикер белән авылның аягында нык басып тора торган, гел ярдәмгә килә торган егетләренә мөрәҗәгать иттем. "Әйе шул, әйдә эшлибез" - дигән сүзләре генә кирәк иде, рәхмәт егетләргә (Гимадиев Айрат, Мәрданов Җәмил, Хисамов Равил, Габделхаков Рәмзис). Аннан мәчет мөтәвәллияте вәкилләре, авыл мулласы белән киңәшләштем -  Әсадуллин Мулланур, Мәрданов Наил, Гаязов Шәүкәт абыйлар. Алар да үсендереп җибәрделәр. Аннан авыл группасына аңлатып язгач, бөтен халык күтәреп алды, әлеге изге эшкә тиз генә ярдәм дә җыелды Аллаһыга шөкер. Авылыбызның балта осталары -  Камалетдинов Рәфкать абый, Шакиров Илһан күпме материал кирәк буласын чутлап бирделәр, авылыбызны гел ярдәменнән ташламый торган егете Гыймадиев Айрат бөтен материалны ташыды.Тышкы якны эшләү өлешен өмә оештырып, эчке як осталар ярдәме белән эшләнеп тә куйды.
Горурланам шундый авылдашларым булганга! Әлеге изге эшкә ярдәме кергән һәркемгә үз яхшылыклары үзләренә кире әйләнеп кайтсын. Исән-сау эшләргә язсын, илләребез тыныч булсын!", дип яза Чапшар авылыннан Гүзәлия Вәлиева.

Чыганак: https://vk.com/id109595993?w=wall109595993_4404

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев