Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу гадәтләр бәхет китерә

Тормышларыннан канәгать кешеләрнең кайгы-борчулары һаман зарланып яшәүче хәсрәт капчыкларыныкыннан ким түгел. Фәкать аларга карата мөнәсәбәтләре генә башкача икән ләбаса. Шулай да бәхетле булуыбызга ярдәм итәрдәй ысуллар бармы? Гарвард университеты галимнәре бу җәһәттән нинди киңәшләр бирә?

Җылы мөнәсәбәтләрне сакларга

 Бәхет темасына язылган иң атак­лы хезмәт – Гарвард университеты галимнәренең инде 1938 елда ук нигез салынган хезмәте. Алар 75 ел дәвамында бай студентлар һәм Бостонның җимерек өйләрендә бик тә ярлы гаиләләрдә туып үскән малайлар тормышын күзәткән. Әл­бәттә инде, тормыш сыйфаты, акыл куәсе һәм сәла­мәтлеге төрлесенеке төрлечә булган.

Нәтиҗәдә байлык-муллыкта туып үскәннәренең түгел, ә бәлки якыннары һәм дуслары белән җылы мөнәсәбәтләрдә бул­ган­на­рының озаграк, яхшырак тормышта яшәгәнлекләре ачыкланган. Ярату, кайгырту дигән төшен­чәләр үзләренең күренмәс калканы бе­лән аларны картлык чир­лә­реннән, си­мерүдән һәм шикәр авыруыннан саклап калган. Шәхси тормышларындагы бәхетләре ке­ремнәрендә дә чагылыш тапкан: мәсәлән, нык гаи­лә коруга иреш­кән 58 ир-ат шәх­си тормышларында үз бәхетен таба алмаган 31 көчле җенес вә­ки­ленә караганда уртача алганда 141 мең долларга күбрәк акча эшләгән. Тагын бер кызык нәтиҗә: әниләре киң күңел­ле, олы йөрәкле булган ирләр күңеленнән суыклык бөрке­леп торган аналарның улларына караганда уртача 87 мең долларга артыграк акча тапкан. Кыскасы, Гарвард га­лим­нәре шундый төп нәти­җә­гә кил­гән: якыннарыгызны ярату гадәтенә ияләшсәгез, бәхет­ле булачаксыз!

Сөенечләребез турында сөйләргә

Әмма чит кешеләр белән генә түгел, якыннарың белән дә үзара ях­шы мөнәсәбәтләр коруга ире­шү – үз-үзеңне үстерү юнәлешендә эш­ләү нәтиҗәсе ул, – дип, АКШ га­лим­нәре фикерләрен бераз гына тулыландырмакчы безнең белгеч­ләр. Иң мөһиме – бәхетле булуның отыш­лы, файдалы икәненә ышану. Кызганычка, безнең җәмгыять шун­дый: моң-зарлары җыелганда гына кешеләр, берсе-берсенә якы­­наеп, үзара аралаша башлый. Чыннан да, күпләребез үзен борчыган әйбер­ләр турында сөйләү­дән, теләк­тәш­лек-ярдәм эзләүдән куркып тормый. Ә менә тормы­шы­ның яхшы як­лары, шатлык-сөе­неч­ләре ту­рын­да сөйләүдән курка. Күз тидер­мә­сеннәр тагын, дип. Хәер, бүгенге дөньяда кемнеңдер шатлык-куа­ны­чын чын күңелдән уртаклашучылары да күп түгел. Хәтта туганнар арасында да. Чөнки җәмгыя­тебез көнләшү, хөсетлек чиренә чумган. Моң-зарын түгүче кешенең юри генә булса да хәленә керү­челәр, теләк­тәшлек белдерүчеләр, киңәш-табыш бирүчеләр шундук табылачак. Шуңа күрә кайберәүләр һа­ман саен корбан ролен сайларга тырыша да. Аларга шулай яшәү файдалы кебек тоела. Әмма борчуны уртак­лашу максатында корылган дуслык озакка бармый: юатучылары кайгы-хәсрәттән башы чыкма­ган кешегә энергия бирүдән алҗый.

Ә менә игътибарны бары тик әйбәт әйберләргә генә туплау гадәте белән үзеңә теләктәшлек белдерүче бер көтү дус-ишне табып булмый. Шундый ук уңай карашлы берничә кеше генә табылырга мөмкин. Әмма нәкъ менә шушы берничә бөртек кешенең үзегез өчен гомерлек дуска әй­ләнү ихтималы гаять зур.

Белгечләр фикеренчә, юк-бардан зарланмыйча, нәкъ менә яхшыны ничек тә күбрәк күрергә омтылып яшәү дөресрәк тә, файдалы һәм отышлырак та. Гомумән, яхшыны күрсәң – сөенү гадәтенә, ә начарны күрсәң – көенү, зарлану түгел, бары тик үзеңә файдалы сабак кына алу гадәтенә ияләшү тормышны бермә-бер яхшырта.

Кешегә карамаска

Белгечләр әйтүенчә, бәхет сере – үзеңне тулы кыйммәтле кеше итеп тоя алуда. Тормышта ни генә килеп чыкса да, үз фикереңдә кала белү кирәк. Әйтик, кемгәдер кие­нү-ясану рәвешегез, социаль чел­тәр­ләргә нинди песиләр урнаштыруыгыз ошамый икән, бу – сезнең түгел, ә тәнкыйтьләүченең проблемасы. Шуңа күрә моңа борчыласы юк.

Миңа кирәкме бу, дип сорарга

Эчке тавышыңны ишетеп, “телим – теләмим”нәреңне яхшы белү – бәхеткә таба тагын бер мө­һим адым әнә шул. Болай яшәгән­дә, үзеңнән кирәкмәгән бурыч йө­ген алып ташлау җиңелрәк. Кем­гәдер нәрсәнедер вәгъдә иткәнче, миңа бу кирәкме, дип үз-үзенә сорау биреп карау бик мөһим. Юкса кү­ңелегез йомшарып китеп, ки­рәк­мәгән вәгъдәләр өләшәчәксез дә, шуны үти алмыйча, үзегезне начар кеше итеп тоячаксыз бит.

Гомумән, белгечләр фикерен­чә, юк, дип тә әйтә белергә кирәк. Юкса якыннарыгыз гына түгел, тирәгездәгеләр дә һаман сездән нәрсәдер өметләнәчәк, сезнең эш­ләвегезне көтәчәк. Ә бу – үзе­гез­не бәхеткә күмә торган дөрес әйбер түгел.

* Америка психологлары Э.Ди­нер һәм М.Селигман, үзләрен бә­хетлеме, әллә инде бәхетсезме дип санауларын ачыклау өчен, 200 студент арасында сорашып белешү уздырган. Төркемнәрне чагыштырып караганнан соң бәхетлеләрнең тормышында шатлыклы вакый­га­ларның бәхетсез­ләренекеннән артыграк булмавы ачыкланган. Фә­кать аларга карата мөнәсәбәт­лә­ре­ генә төрлечә икән.

* 1996 елда психологлар Д.Ликкен һәм А.Теллеген мең пар иге­зәк­не 10 ел дәвамында күзәтү нәти­җәләрен бастырып чыгарган. Шулай итеп, алар кешенең күңел халә­тенең (шат күңелле яки, киресенчә, караңгы чырайлы, пессимист булуы­ның) 50 процентка нәселдән килүен билгеләгән.

* Гарвардның тагын бер тикше­ренүчесе – Шон Эйкор кешенең бу тормышта зур уңышларга ирешүе­нә, димәк, бәхетле тормышта яшәве­нә акыл сәләте һәм һөнәри осталык­ның нибары 25 проценты гына йогынты ясавын ачыклаган. Ә инде уңышлы эшләү һәм яшәүнең (бу – беренче чиратта, бай тормышта яшәү дигән сүз) калган 75 процентын дөньяга оптимистик караш: үз көчеңә ышану һәм кешеләрне ярату тәэмин итә икән.

 

Автор фотосы

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 159, 27.10.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу гадәтләр бәхет китерә