Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу хатирә инде – истәлек. (Нәнә сөйләгәннәрдән)

1945нче елның 9нчы мае, Җиңү көне - тилмереп көткән көн. "Балалар, сугыш беткән икән, ирләр кайта!", дип, әни йөгереп керде. Шуннан тиз генә алъяпкычына ярты ипи төреп алды да, күршеләргә хәл белергә кереп китте. Анда күрше абый кайткан иде.

Без биш бала ишегалдында әнинең чыкканын көтәбез. Озак тормады әни, борылып та чыкты. Бик боек, моңсу, күзендә яшь иде. Шуннан әнине уртага алдык та без - биш бала кочаклашып елаштык. Бу дүрт ел буе көткән Җиңү өчен дә, сугыш афәтенең әчесен татыган җаннар өчен дә елау иде. Әни шул чак безнең һәрберебезне күздән кичереп алды да: "Балалар, тормышны үзебезгә тартырга кала инде... Сез Кеше булырга тырышыгыз! Хезмәттән курыкмагыз, эш кайгыдан да арындыра ул...", диде. Кечкенә Камил энебез юл буена машина килгән саен йөгерә торган иде. Әтине көтте. Кич белән ашарга, йокларга юл буеннан алып керә идек.
Безнең әтиебез Хөснетдин Сәйфетдин улы Сәйфетдинов 1944нче елның 11нче июлендә сугышта алган яраларыннан Мәскәү шәһәрендәге госпитальдә вафат була. Мәскәүдә җирләнгән.
Әлеге истәлекләр белән уртаклашканда нәнәм - Гөлчирә Галиеваның күңеле тула. Ул Салавыч авылында туып-үскән. Сугыш башланганда 14 яшьтә була. Колхозда эшли башлый, көндез Шәмәрдәнннән орлык ташуда йөрсәләр, төнлә ат көтүе көткәннәр, фермага сыер савучы итеп билгеләнә. 1953нче елда Норма авылында әтиебез - Морат Галиев белән гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Алар икесе дә сугыш чоры ветераннары. Әтиебезнең бакыйлыкка күчкәненә 4 ел булды.
Фото: http://412class.ucoz.ru/load/ko_dnju_pobedy/moja_semja_i_vojna/rasskaz_moej_prababushki/50-1-0-77

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250