Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу кышка да синсез керелде (мәрсия)

Минем үземә аның үлемен "син башта утыр, һәм артык авыр кичермә...", озак кына паузадан соң " Әлфинур апа үлгән..." дип хәбәр иттеләр.

Шулай димичә, Балтачта яшәүче бу таксист ханым белән юллар гына түгел, сүзләр дә бер була башлаган иде бит инде. Имәнепләр киттем, телсезләр калдым. Шундый тормыш җанлы, көчле рухлы хатын үлә аламыни?! Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның шигырендәге кебек, үлгән диләр, дөрес түгел, андый кеше үлә аламы...
Берара шалтыраткач, "үтерепләр башым авырта, шулай ятып ук сырхаулап алам мин", дигән иде. Баш түгел, йөрәк алып киткән булып чыкты, бичаракайны. Аннан хастаханәдә күрештек, күзләреннән чир бәреп торса да, күңеле сау иде, "мин теге дөньяда булып кайттым бит әле, менә хәзер Казанга операциягә барырга әзерләнеп йөрим", ди шунда да шаяру катыш, әллә ниләр сөйләп куркытма әле, дидем мин дә. Шулай да бер көн узгач шалтыратып карадым, ят кеше алды, " Әлфинурның хәле авырайды, аны операциягә алып кереп киттеләр" диде. Һич кенә бу якты дөньяларны калдырып китәр дип уйламадым, һәм менә нинди авыр хәбәр... наркоздан айныганда бер мәртәбә күзен ачып караган үзе, мәрхүмәкәй...

Кайгылы хәбәрне ишеткәнгә ике ел вакыт узды, ләкин ул һаман да кичәгедәй колак төбендә яңгырап тора, җанны телә. 1 декабрь - аны алып киткән көн... ап-ак кышның беренче көне. Бу көн Әлфинур апаның ире Фәрит, кызлары, әти-әнисе өчен хәсрәт көне булып күңелгә кереп калды. Алар әле һаман да ачы хәсрәттә, ә мин аның башка бик күп клиентлары кебек, һаман да ышана алмыйм, Америкага, кызы янына гына киткән дә, кайталмыйча ята кебек...
Мәрхүмәне районда белмәгән кеше сирәк булгандыр, авыл саен аның клиентлары иде (моның өчен аны яратмаучы хезмәттәшләре дә булды (андыйлар бит үзләре яхшы булалмый, яхшыларга да юл куялмый), хәзер, әнә, машина юлларында ак карларда һаман да аның машина эзләре, ә клиентлары күңелендә изге гамәлләре ярылып ята сыман. Оныгы Адель әле һаман әбисен көтә, сагына. Әлфинур апа оныгына шулкадәр дә рәхимле булды, өзелеп яратты ул аны, шуңа Адельгә әбисенең үлемен хәйран әйталмыйча йөрделәр. Оныклары өчен өзелеп торучы әбиләргә дә гомерләр чикле бирелә икән шул... Әлеге фотода да аның балдан татлы оныгына карата мәрхәмәте йөзенә чыккан.
Сагыну хисләре, күпсанлы юксынулар рухыңа изге дога булып барып ирешсә иде, Әлфинур апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250