Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бу матур кызның туган көне иде, иң матур күлмәкне бирегез. Мин түлим!"...

Социаль челтәрдә сатучы кыз үзе күргән бер бик тә уйландырырлык хәл турында яза.

"Кибеткә әти- әнисе белән 4-5 яшьләрдәге бер малай керде. Зур- зур атлап, кассага килде дә, 270 сум акчасын өстәлгә салды. Һәм янәшәсендәге әнисенә ымлап: "Бу матур кызның туган көне иде. Иң матур күлмәкне бирегез. Мин түлим",- диде. Кассир бер мәлгә аптырап калды. Аннан күзе читтәрәк елмаеп, баш кагып торучы әтисенә төшкәч, тиз генә рольгә керде...

Без сайлашкан күлмәкне әнисенә биргәндә ул малай бик бәхетле иде. Билгеле, алар чыгып киткә, җитмәгән акчаны әтисе өстәп түләде. Без барыбыз да гаҗәпләндек тә, сокландык та...

Дөрестән дә, шулай бит, әйеме?

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш