Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу минем генә әйтәсе килгән сүзем түгел, минем кебек ятимнәр фикере дә...

Авыл клубы шыгрым тулы, шулкадәр матур башланып киткән кичәгә ни сәбәпле чакырылганымны да оныттым. Күптән балалар концерты караганым юк иде.

Балалар гына димәссең, чын артистлар: ул биюче кызлар, матур итеп чын солдат кебек киенгән егетләр сугыш күренешләрен оста башкарып сокландырдылар. Җанга йомшак, күңел туларлык матур сүзләрне мәдәният директоры Халидә Гарифуллина гына әйтә ала, оста оештыручы, татар теленең бөтен нечкәлекләре белән сөйләүче ул, шуңа күрә һәр сүзе йөрәккә барып җитә. Безгә күпме кирәк, безне һәр елны бары Халидә генә чакырып зурлый. Бүтән бер җитәкчедән дә котлау сүзе ишеткән юк, сугыш ятимнәрен искә алучы юк, югыйсә, безнең әтиләр качып ятмаганнар, илне сатмаганнар, аларның ятимнәре игътибарга, хөрмәткә лаек түгелмени? Исән кайтып моңарчы яшәгәннәр генә җиңүгә өлеш керткәнмени? Безнең әниләр җигелеп эшләделәр, беркемнән бернинди ярдәм сорамадылар. Ник бу тормышта дөреслек юк бу? 75 мең әзмени, шуңа өстәргә 25 мең бар, ә ятимнәрне сөендереп елатырга уйлаучы юк.

Рәхмәт Халидәгә, сәнгать җитәкчесе Фәрит Гарифуллинга сәләтле, ягымлы егет, осталыгы күренеп тора. Ишетүемчә, әле Халидә әлеге конерт программасы белән Пүскән халкын да сөендергән. Анда клуб булмаса да, Пүскән халкы бердәм, ничек тә урын таба, мескен булып утырмыйлар, афәрин!

Мин нәрсә булса да үзгәрер, кемгәдер шәфкать килер дип язмыйм. Бу минем генә әйтәсе килгән сүзем түгел, минем кебек ятимнәр фикере дә.

Сугыш ятимнәре, сезнең барыгызга да тыныч картлык, мул ризыклы табыннар, миһербанлы балаларыгыз белән гомер итүегезне телим.

Гатифә Шәрәфиева

Кили авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев