Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Балтачның Миллениум күпере официаль төстә ачылып, кулланылышка тапшырылды (фото)

Районыбыз халкы «Сабантуй» ял паркына чыгарга мөмкинлек бирүче бу паркны күптән көтте.

Балтачның үзара салым акчасына төзелгән әлеге күпер «Шушма яр буе» паркы белән «Сабантуй» ял паркын тоташтыручы күпер булып тора.

— 21 метр озынлыктагы әле күпер мондый беренче күпер булып тора районыбызда. Аны «Мелиоратор» оешмасы эшләп чыкты.

Районыбыз халкы «Сабантуй» ял паркына чыгарга мөмкинлек бирүче бу паркны күптән көтте. Районыбыз халкына игелекле булсын, — дип теләде район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм «Мелиоратор» оешмасы җитәкчесе Хәниф Бариевка, аның коллективына зур рәхмәтләрен ирештерде.

Күпер төзелешенә керткән зур өлешләре өчен оешманың эретеп ябыштыручысы Ринат Гилазов һәм баш инженер Сергей Мухинга Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпер