Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Балтачта ике зур вакыйга: Россия Президентын сайлау һәм Кыш озату бәйрәме үткәрелә (фото)

Бәйрәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин һәм район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинның котлаулары белән башланып китте.

Бүген Балтачта ике зур вакыйга: Россия Президентын сайлау һәм Кыш озату бәйрәме үткәрелә. 

Традиция буенча әлеге чара Сабантуй ял паркы янәшәсендәге мәйданда оештырылды. 

Бәйрәм Балтач муниципаль районында узучы сайлаулар барышы белән танышу өчен килгән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин һәм район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинның котлаулары белән башланып китте. Чара үзешчән артистларның чыгышлары белән дәвам итеп, теләге булган һәркем спорт ярышларында, конкурсларда катнаша алды.

Бәйрәм кунаклары пневматик винтовкадан ату, бобслей, сөңге ыргыту, формула-1, аркан тарту, гаилә эстафетасы ярышларында сынап карый алды.

 — Көне дә бик матур, бәйрәмгә гаиләбез белән чыктык. Монда килгәнче гаиләбез белән сайлауларда лаеклы кандидатка үз тавышыбызны биреп килдек,  —  диде Балтачтан Альбина ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев