Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Яңгул авылында коймак, пылау пешерделәр

Миңа да бу чара бик ошады

Ураза гаете хөрмәтенә Яңгулда балалар өчен бик күңелле бәйрәм оештырдылар.

 

Башта авыл мәчетендә дини нәсыйхәт булды. Аннан соң, Яңгул мәдәният йортында бәйрәм тантанасы узды. Балалар өчен төрле мастер-класслар, милли күргәзмә, күңелле уеннар үткәрелде.

 

Тамашачылар өчен дә бик кызыклы милли уеннар уйлап таптылар. Шулай ук барысын да кайнар коймак, чәй, пылау сые белән сыйладылар. Авыл халкы «Яңа тормыш» җәмгыятенә, аның җитәкчесе Ранил Габдрахмановка, авыл җирлегенә, барлык оештыручыларга зур рәхмәт белдерәләр. Миңа да бу чара бик ошады, күңелдә истәлекләр, якты тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ураза гаете