Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Муса Җәлил музеенда «Кызыл Ромашка» сафларына кабул иттеләр, «Шаян ТВ» да килде (фото)

Балалар биредә Герой-шагыйрьнең шигырьләрен сөйли, җырларын башкара.

Ел да Карадугандагы Муса Җәлил музеенда бишенче сыйныфта укучы уку алдынгыларын Кызыл ромашка сафларына кабул итәләр. Быел да бу традиция яңарды һәм ул янәдән әлеге музейны булдырган һәм Кызыл Ромашка отрядын тудырган мәшһүр шәхес Бакый Зыятдинов исемен йөрткән Карадуган гимназиясе белән берлектә үткәрелә.

Балалар биредә Герой-шагыйрьнең шигырьләрен сөйли, җырларын башкара. Бик күңелгә тия торган мизгелләр бу. Һәм ел саен биредә Муса Җәлил премиясенә лаек булган күренекле шәхесләр дә катнаша. 

Быел менә кунакта — «ШАЯН ТВ» беренче һәм бердәнбер татар балалар телеканалы. Тантаналы чарадан соң гимназия укучылары кунакларга музейдагы экспонатлар аша Муса Җәлилнең тормыш юлын сөйли, аннан очрашу, гадәттәгечә, Карадуган гимназиясендә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шаян ТВ