Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген районның җаваплы җитәкчеләре белән чираттагы атналык киңәшмә үтте

Көн тәртибендә эшчәнлегебез юнәлешендә көндәлек мөһим мәсьәләләргә анализ ясалып үтелде.

Авыл хуҗалыгы тармагында эш торышы, җирлекләрдә үзара салым акчасына планлаштырылган эшләрнең үтәлеше, район территориясенең санитар-экологик чисталыгы, борщевикка каршы көрәш нәтиҗәлелеге һәм балигъ булмаган балаларның җәйге чорда эш белән тәэмин ителешенә анализ ясалды. Август аеннан илебез буйлап таҗлы вирус белән авыручылар санының артуы күзәтелә, шунлыктан киңәшмәнең төп көн кадагында вируска каршы вакцинация ясату мәсьәләсе дә күтәрелде.Район үзәк хастахәнәсендә прививка ясау буенча узган елдан эзлекле эш оештырылды. 
Авыл хуҗалыгы өлкәсенә килгәндә, күмәк хуҗалыкларда бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар уңышын җыеп алу соңгы гектарларда бара. 2022 елгы урак өсте кампаниясе барышында район басу-кырларыннан тулаем 117 мең 155 тонна уңыш җыелып, амбар хуҗалыкларына урнаштырылды. Район буенча уракта уртача уңыш күләме, урып-җыю эшләре дәвамында югары сакланды, бүгенге көндә дә гектарыннан 42,1 центнерны тәшкил итә. Көзге уҗым чәчүгә килгәндә, районда икенче ел уңышына нигез салу планлы рәвештә дәвам итә. 
Шулай ук 10 сентябрьдан башкалабызда көзге ярминкәләр дә башланып китәчәк. Ярминкәләрдә районыбыз җәмгыятьләре, оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре дә ел саен актив катнашып килә. Быел да ярминкәләргә әзерлек югары дәрәҗәдә калсын иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев