Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүгенгене кичәге көн белән бәйли торган җепләр

Быел Россиядә дәүләт архив хезмәтенә 105 ел тула. Күпләр архив эшен күңелсез хезмәт дип саный. Әмма тарихи документлар күңелсез була алмый. Гади генә кеше турында мәгълүмат аша тулы бер тарихны күзалларга мөмкин. Еллар узу белән теләсә-кайсы документ кыйммәтләнә генә бара.

Архив эше аерым звено буларак, 1934 елда оеша. Төрле елларда районыбызда әлеге тармак белән Рәхимә Хәкимҗанова, Нурия Галләметдинова, Фәридә Шакирова, Фәйрүзә Зарипова, Әлфия Атабаева җитәкчелек итә, ә әйдәп баручы белгеч буларак Роза Зарипова, Резидә Вәлиева үзләренең зур өлешләрен кертәләр. 2017 елның февраль аенда район башкарма комитетының оештыру бүлегеннән архив бүлеге белән җитәкчелек итүгә Рузилә Ильясова күчә. Ул үзеннән алда эшләгән һәрбер коллегасының эшен югары бәяләп, миңа кадәр биредә бик күләмле эшләр башкарылган, ә алда тагын да күләмлесе көтә иде, ди.
2018 елдан тест рәвешендә Татарстан Республикасының бердәм дәүләт мәгълүмати ситемасы эшли башлады. Әлеге система нигезендә республикада архив эшчәнлеген автоматлаштыру күздә тотылган һәм бүгенгәчә бу юнәлештә инде саллы гына эшләр башкарылып, тиздән бердәм система белән бөтен теләге булган кеше дә өеннән генә дә куллана ала башлаячак. Биредә нәрсәләрне белергә була соң? Гомумән, район архив бүлеге нинди юнәлештә эшләр башкара дисезме? Бу сорауларга җавапны Рузилә Равил кызы бирә:
– Архивның төп эше – архивны документлар белән тулыландыру, аларга фәнни-белешмә булдыру, төгәл итеп исәбен алып бару, сакланышын һәм кулланышын тәэмин итү.
Бездә шәхси состав документлары да саклану сәбәпле, эш вакытының байтак өлешен пенсия яшенә җитеп килүче кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен үтәүгә, аларның хезмәт хакларын, эш стажын раслаучы архив справкалары эшләүгә китә. Документлар дөрес тутырылган, составы тулы булган фондлар буенча артык мәшәкатьле дә түгел кебек бу эш. Ләкин чираттагы гаризаны алып эшкә тотынсаң, сораулар туып кына тора:
– исем, фамилияләр дөрес язылмаган;
– ведомостьларда, шәхси сос-тав приказлары китапларында вазыйфалар дөрес язылмау сәбәпле, льготалы стаж белән пенсиягә чыгучылар зыян күрә;
– эшчәнлекләрен инде күптән туктатып та, шәхси состав документларын архивка тапшырмаган оешмалар арта һәм болар барысы да пенсиягә чыгучы кешегә берникадәр «аяк чала».
Шулай ук безгә туу, үлү турында таныклыклар, хезмәт кенәгәсе, уку йортын тәмамлау турында аттестатлар, автомобиль йөртү хокукы таныклыгы һ.б, һ.б. сорап киләләр. Үзебезнең район кешеләре генә түгел, бездә туып-үсеп, бүгенге көндә Ижевск, Уржум, Малмыж, Вятка Аланы, Казан, Татарстан районнары, Свердлау өлкәсе, Казахстан, Үзбәкстаннан да мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Халкыбыз бездә бөтен төр документлар да сак-лана дип уйлый. Безгә тапшырылган булса, әйе, һичшиксез, саклана. Чөнки сезгә кирәкле документны сез килеп ала һәм файдалана алсын өчен аны кемдер үзвакытында бөтен шартларын туры китереп архивка тапшырырга тиеш. Шул вакытта гына бүгенге көнне кичәге көн белән бәйли торган җепләр беркайчан өзелмәячәк.
Бүгенге көндә безнең архивта 1936 елдан башланган барлыгы 28 мең 170 документ сак-лана. Алар арасында – идарә итү, шәхси состав, шәхси фонд, фото, видео документларны табарга була. Шулай ук, муниципаль архивка бүген 16 авыл җирлегеннән 75 еллык урыннарда саклау сроклары чыккан 499 хуҗалык кенәгәләре мәңгелек сак-лауга куелды. Соңгы вакытта муниципаль архивларда тагын бер яңа төр хезмәт эшли башладык – аеруча кыйммәтле документлар шартларына туры килгән документлар барлана. Соңгы ике елда шундый 4 документ табылды: икесе сугыш вакытында безнең районга эвакуацияләнеп килгән кешеләр списогы, икесе Кенәбаш сельсоветында сугыш вакытында халыкның яшәеше сурәтләнгән протоколлар.
Кызыксындырган документларны карап чыгарга бүгенге көндә архивка үзегез килеп яки электрон почта, күпфункцияле үзәк, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша мөрәҗәгать итеп була. Кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең барысы да бердәм системага теркәлә һәм 30 көн эчендә язмача җавап бирелә. Шулай ук РФ Пенсия фондының Балтачтагы бүлекчәсе белән берлектә электрон документлар алмашы эшлекле почта нигезендә тормышка ашырыла. Бу исә мәгълүматның хосусыйлыгын тәэмин итә.
Архивчылар үзләрендәге документларны телсез шаһитләр дияләр һәм аларның сакланышына да алар бөтен игътибарларын биреп, шул юнәлештә соңгы елларда эшләнгән эшләре белән чиксез горурланалар. Кайчандыр архивтагы документларны саклар өчен бүлмә дә булмаса, бүген ул бар һәм анда махсус стеллажлар да куелган, температура режимын тоту өчен һаваны кондиционерлау системасы да урнаштырылган. Бүгенге көндә бүлектә хезмәт куючы Рузилә Ильясова һәм әйдәп баручы белгеч Венера Хәбибрахманованың эшен откан грант акчасына бирелгән көчле, заманча китап сканеры (ЭларСкан А2-400), күргәзмә стенды, видеопроектор, ноутбук һәм экран да җиңеләйтә. Көн саен биредә архив документларын электрон вариантка күчерү буенча да күп эш башкарыла, шул ук вакытта дүшәмбедән алып җомгага кадәр иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр алар халыкны да кабул итәләр. – Әгәр аларның мөрәҗәгате буенча кирәкле документларны табып бирә алсак, үз эшебезгә бик сөенәбез, – диләр. Болардан тыш бирегә мәктәп укучылары экскурсияләргә киләләр, биредә аларның әби-бабайлары турында да күп мәгълүмат туп-ланганлыгын аңлап, аларны ничек карап булулары турында сорашалар. Шулай ук архив бүлеге район, республика күләмендә үткәрелә торган чараларда да катнаша. – Үзебездән соң бу өлкәдә без дә эз калдырырга телибез, чөнки бүгенге көндә безгә кадәр эшләгән җитәкчеләрнең барысы да исән-саулар, иң олысы Рәхимә апага 92 яшь, алар һәммәсе дә безгә үрнәк булып, бүгенгәчә архив эше белән кызыксынып торалар, – ди Рузилә Ильясова.
Архив хезмәткәренең эше абруйлы һөнәрләрдән саналмаса да, ул җәмгыятькә дә, ныклы дәүләткә дә, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылган халык өчен дә кирәк булды һәм булачак. 5 ел, 10 ел элеккеге архив белән бүгенге архивнын аермасы бик зур, әлбәттә. Беренче чиратта ул материаль база ныгу, документларны цифрлаштыру һәм архив белешмәләре алуны шулай ук цифрлы платформаларда тәкъдим итү. Гомумән, архивның төп миссиясе – ул тарихи хәтерне саклау!
– Райондашларыбызга шуны җиткерәсем килә, районыбызның тарихи әһәмиятен, аның кешеләренең тырыш хезмәтен дәлилли торган документлар, фотолар гаиләләрегездә саклана икән, берүк аларны иске, кирәге бетте, дип ташларга ашыкмагыз. Архивка аерым кеше яисә аерым гаилә докуметларын да кабул итәбез. Безнең белән элемтәгә керегез, чөнки бүген архив киштәләренә нәрсә салынса, киләчәк буыннар 5, 10, 20, хәтта 100 елдан соң да шуларны алып безнең турыда тик шулар нигезендә фикер туплаячак!
Бүген билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмебез уңаеннан район архив бүлегендә эшләп чыккан һәрбер ветераныбызны һәм бүгенге көндә хезмәт куючыларны ихластан котлыйм. Сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар, имин көннәр телим. Алга таба да бергә-бергә матур итеп җыелып, эшләгән елларның хатирәсен яңартып, бер-беребезгә киңәшче булып яшәргә язсын, – ди Рузилә Равиловна.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: архив